Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бәширә Насыйрова үзенә "Галкин" тапкан!

Пугачева белән Галкинга ияреп, алар да хәзер бергә! Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова белән яшь җырчы Алмаз Хәсәнов уртак концерт оештырырга булган. - Алмаз Хәсәновның җырлавын ишеткәч тә, тавышына гашыйк булдым. Алмаз җырны профессиональ дәрәҗәдә башкара, аның тавыш мөмкинлекләре зур. Үзе дә бик чибәр егет ул. Башта бу талантлы егетне...

Пугачева белән Галкинга ияреп, алар да хәзер бергә! Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова белән яшь җырчы Алмаз Хәсәнов уртак концерт оештырырга булган.

- Алмаз Хәсәновның җырлавын ишеткәч тә, тавышына гашыйк булдым. Алмаз җырны профессиональ дәрәҗәдә башкара, аның тавыш мөмкинлекләре зур. Үзе дә бик чибәр егет ул. Башта бу талантлы егетне концертларымда чыгыш ясарга чакырдым. Ә күптән түгел Алмаз "Бәширә апа, сезнең белән эшләве җайлы, рәхәт", - дип уртак концертлар оештырырга тәкъдим итте. Шулай итеп, "Бергә, бергә" исемле яңа программа барлыкка килде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Бәширә ханым.

Бәширә Насыйрованың талантлы артистлар белән дуэт җырлау тәҗрибәсе бар. Хәтерләсәгез, җырчы Рафаэль Якупов, Рөстәм Асаев, Әсхәт Хисмәт белән дуэт башкарган иде. Шуны да әйтергә кирәк: Бәширә Насыйрова гыйнвар аенда узачак юбилей концертына әзерләнә. Җырчы татар җырына хезмәтенә, иҗади эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга, истәлекле кичә оештырырга җыена.

Эльвира ШАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев