Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илсөя Бә­дретдинова группасыннан җырчы Роберт ник киткән

Тамашачы Роберт Мортазинны Илсөя Бә­дретдинова группасындагы гитарачы, җырчы буларак белә. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенең "Анда ничек барып эләктең?" дигән соравына Роберт болай җавап биргән: - Бервакыт мин әтиләр белән бергә банкетка бардым. Шунда Илсөя апа: «Безгә гитарачы һәм җырлаучы егет кирәк», - диде. Мин үз теләгемне әйткәннән соң, гастрольләргә чы­гып...

Тамашачы Роберт Мортазинны Илсөя Бә­дретдинова группасындагы гитарачы, җырчы буларак белә. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенең "Анда ничек барып эләктең?" дигән соравына Роберт болай җавап биргән:
- Бервакыт мин әтиләр белән бергә банкетка бардым. Шунда Илсөя апа: «Безгә гитарачы һәм җырлаучы егет кирәк», - диде. Мин үз теләгемне әйткәннән соң, гастрольләргә чы­гып та киттек. Миңа ул группада бик ошады. Чөнки Илсөя апа үзе белән эшләгән һәр кешене хөрмәт итә.
- Ә хәзер аннан нигә киттең?
- Мин үз группамны булдырдым. Бергә укыган егетләр белән ансамбль оештырдык. Җәй айларында репетицияләр ясадык. 3 августта рок-фестивальдә чыгыш ясадык, 5-6 августта «Культурный сдвиг» фестивалендә катнашабыз. Июнь урталарына кадәр армиягә китәргә чакыру көтеп йөрдем. Хәзер көзгә калдырдылар инде.
http://tuylar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илсоя бадретдинова роберт мортазин