Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Иске Иштирәктә булачак солдатлар ярышты (фото)

Ватанны саклаучылар көненә карата Иске Иштирәк мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр" дигән бәйге узды. Анда Иске Иштирәк авылыннан Айнур Шәрифуллин, Нияз Шәңгәрәев, Бәкер авылыннан Айзат Заһиров һәм Ранис Хәйретдинов катнашты. Бәйге егетләрнең үзләре белән таныштырудан башланып китте. Алар үзләренең гаиләләре һәм әти-әниләре турында горурланып сөйләделәр. Егетләргә "Юмор остасы", "Галим", "Тәҗрибәле...

Ватанны саклаучылар көненә карата Иске Иштирәк мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр" дигән бәйге узды.
Анда Иске Иштирәк авылыннан Айнур Шәрифуллин, Нияз Шәңгәрәев, Бәкер авылыннан Айзат Заһиров һәм Ранис Хәйретдинов катнашты.
Бәйге егетләрнең үзләре белән таныштырудан башланып китте. Алар үзләренең гаиләләре һәм әти-әниләре турында горурланып сөйләделәр.
Егетләргә "Юмор остасы", "Галим", "Тәҗрибәле повар", " Артист", "Өлгерлек", " Кул остасы", "Җитезләр" дип аталаган уеннар тәкъдим ителде. Яшь кенә булуларына карамастан бөтен эшнең асылын өйрәнеп үсүче егетләребез бар икән дип сокланып тордык. Нинди генә бирем бирсәңдә җиренә җиткереп, тырышып, бөтен күңелләрен биреп алар җиңү яуларга тырыштылар. Мондый егетләребез булганда Ватан чикләре тыныч булыр, ә алар авылларыбызның горурлыклары булырлар дип ышанып калабыз.
Бәйге ахырында жюри егетләребезгә бәя биреп, түбәндәге нәтиҗәләрне ясады. Беренче урынны Ранис Хәйретдинов, икенче урынны Айнур Шәрифуллин, ә өченче урынны Нияз Шәңгәрәев һәм Айзат Заһиров бүлеште. Без аларга киләчәктә тормыш күкләренең февраль ае сыман карлы, күңелле, йолдызлы булуларын теләп калыр идек.
Р.К. Галәүтдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев