Кирлегәчкә артистлар килгән
23 февраль көнне Кирлегәч авылы мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан, Лениногорск шәһәреннән "Эх, яшь чаклар" дип исемләнгән концерт программасы белән Руслан Сөнгатов җитәкчелегендә артистлар төркеме чыгыш ясады. Авыл халкы рәхәтләнеп, тын да алмыйча бәйрәм концертын карап ял итте. Җырчылар Руслан Сөнгатов, Лилия Гаврилова өздереп татар, рус җырларын башкарсалар, биюче...
Җырчылар Руслан Сөнгатов, Лилия Гаврилова өздереп татар, рус җырларын башкарсалар, биюче кызлар Ольга Латыйпова, Ольга Чернова төрле милләт биюләрен күрсәттеләр. Оста баянчы, атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Садовниковның баянда уйнап җырлавы, курайда татар халык көйләрен оста итеп яңгыратуы безнең күңелгә бик тә хуш килде, Казан артистлары бер читтә торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев