Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорск дусларын Казанда җыйды

Лениногорск шәһәренең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилейлары уңаеннан Казанда "Лениногорск дусларын җыя" дип исемләнгән концерт узды. Ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында барды. Әлеге чарага лениногорскилылар ныклап әзерләнде. Шәһәр үсешендә мөһим роль уйнаган һәр тармак күргәзмә әзерләгән иде. Болар - "Торос-Молоко", "Колос", "Бәкер" шифаханәсе, "Лениногорскнефть" идарәсе,...

Лениногорск шәһәренең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилейлары уңаеннан Казанда "Лениногорск дусларын җыя" дип исемләнгән концерт узды.

Ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында барды. Әлеге чарага лениногорскилылар ныклап әзерләнде. Шәһәр үсешендә мөһим роль уйнаган һәр тармак күргәзмә әзерләгән иде. Болар - "Торос-Молоко", "Колос", "Бәкер" шифаханәсе, "Лениногорскнефть" идарәсе, туган якны өйрәнү музее, уку йортлары, спорт мәктәпләре, ветераннар советы һәм башкалар.

600 кешене сыйдырышлы тамаша залы тулы иде. Аларны шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов сәламләп, шәһәр тормышы, алып барылучы үзгәрешләр, юбилейларга әзерләнүче объектлар белән таныштырды.
Сәхнәгә күтәрелгән танылган якташларыбыз республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, республиканың җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министры урынбасары Фәрит Мусин, "Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр" җәмгыятенең социаль мәсьәләләр буенча директор урынбасары Илдар Шәмгунов, Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим шәһәребезнең киләчәктә яңа үрләр яулавын, үсүен теләделәр. Юлтимер авылында туган Римма Ратникова:
- Казандагы Лениногорск районы якташлыгы хәрәкәтен тагын да җанландырырга кирәк, туган ягыбызга һәм якташларыбызга һәрдаим ярдәмче булыйк, - дип теләген җиткерде.
Лениногорскида бөтен милләт халыклары да үзара дус яшәвен дәлилләүче үзешчән сәнгать артистлары чыгышын залда безШөгер төбәгеннән дип горурланып йөрүче галимнәр - Индус һәм Энгель Таһировлар, күп еллар биредә сәламәтлек саклау тармагында эшләгән Рәшит Абашев һәм башка танылган якташларыбыз, студентлар карады. Миләүшә Идиятова, Рамил Габитов, Раил Гыйззәтуллин, Александр Володин җырлары "Пируэт", "Империя" хореография төркемнәренең биюләре, фольклор ансамбльләр чыгышы, Таһир Шәмсуаровның шигыре аларга ошагандыр, дип уйлыйбыз.
Якташларыбызны август аенда шәһәрдә узачак бәйрәмдә көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт