Заман сулышы

“Сезнең як бик ошады миңа”

Әңгәмәдәш: Алсу МИҢНЕБАЕВА Редакциягә бер көнне үзенчәлекле кеше килеп керде. Үзен "Мин Зиннур Хафиз булам" дип таныштырып, каршыма шигырь тулы блокнотын куйды, телефонына яздырган җырларын кабызып җибәрде. - Сез шигырь генә түгел, көй дә язасыз булып чыга түгелме соң? - Әйе, күңелемә аның икесе бергә килә. Мәсәлән, берәр күренеш яисә...

Әңгәмәдәш: Алсу МИҢНЕБАЕВА

Редакциягә бер көнне үзенчәлекле кеше килеп керде. Үзен "Мин Зиннур Хафиз булам" дип таныштырып, каршыма шигырь тулы блокнотын куйды, телефонына яздырган җырларын кабызып җибәрде.
- Сез шигырь генә түгел, көй дә язасыз булып чыга түгелме соң?
- Әйе, күңелемә аның икесе бергә килә. Мәсәлән, берәр күренеш яисә кеше бик нык тәэсир итте, ди. Шәһәрнең бер башыннан икенче очына чыгып җиткәнче җыр туа. Аларны блокнотыма туплап барам, бүгенге көндә йөзләп җырым бар.
- Кайчан күбрәк иҗат итәсез? Көзме-язмы, көнме-төнме дигәндәй?
- Күңелгә кайчан килә инде. Еш кына шигырь төнлә белән туа. Әгәр торып, язып куймасаң онытыла. Шуңа сәгать 4тә торып шигырь язып утырган чаклар да булгалый.
- Физика-математика кебек төгәл фән белгеченә мондый сәләт кайдан килә?
- Әнкәйнең тавышы искиткеч матур иде, әткәйнең мәзәк шигырьләр сөйләп йөргәне хәтердә. Укытучым Кәҗия апаның да иҗат итә башлавымда өлеше зур булды. Мәктәптә укыганда, ул мин язган сочинениеләрне бик ярата, аны башкаларга да укып күрсәтә иде. Университетта татар филологиясе факультетында укучы кызлар белән аралаштым. Әдәбияттан аларны М. Мәһдиев укытты, кызыксынганымны белеп, аның лекцияләрен миңа да сөйлиләр иде.
- Беренче шигырегезне хәтерлисезме?
- Үсмер чакта классташ кызга гашыйк булып, аңа атап яздым. Яратуымны сиздермәдем, әлбәттә. Күп еллар үткәч кенә белдем, ул да мине ошатып йөргән икән.
- Минзәлә егете безнең якларга ничек килеп чыкты соң?
- Бертуган апам Сарабиккол авылына кайтып төпләнде. Аңа ремонт ясарга ярдәм итәргә кирәк иде, бик еш кайтып йөрдек. Шул чакта сезнең яклар миңа бик нык ошады: Сарабикколда калдым, хәзерге вакытта Лениногорскида яшим.
Сарабиккол һәм Кирлегәч авыллары турында җырларым бар.
- Әлеге авыл халкының сезнең җырыгызны ишеткәне бармы соң?
- Юк. Сарабиккол авылы турындагысын анда узган сабан туеннан соң яздым. Кирлегәчкә багышланганы да бик матур килеп чыкты.
- Профессиональ композиторлар белән эшләмисезме?
- Композитор Ләйсән Закирова белән эшләп алдым, ул дүрт шигыремә көй язды. Әйтәм бит, шигырь белән көй берьюлы килә дип. Ноталарны белмим, әлбәттә. Улым компьютерда бик оста кайнаштыра, мин көйлим - ул компьютерда ясый.
- Җырчыларга тәкъдим иткәнегез юкмы?
- Аларга бит тулысынча эшләнеп беткән әзер җыр кирәк. Ә минем андый мөмкинлегем юк.
- "Роза", "Гөлназ", "Җавапсыз мәхәббәт", "Әнкәй", "Миләүшә", "Тәнзилә"... Сез гел хатын-кызларга багышлап язасыз кебек.
- Хатын-кызның аурасы миңа яхшы тәэсир итә. Алар арасында да төрлеләре була, билгеле. Мәсәлән, берәр хатын-кыз белән очрашасың, исеме бик матур - ул аңа туры килеп тора, үзеннән-үзе шигырь туа.
Аннары шигырь-җырларымны күбрәк хатын-кызлар яратып тыңлый. Казанда яшәгәндә "Кич утыру" дип аталучы кичәләргә йөри идем. Бер тапкыр "Оныта алмадым, иркәм" җырымны башкардым.
Анда:
"Бергә үткән сукмаклардан Һәркөн яңадан үтәм"... яисә
"Синең - синең телефонны
Һаман кесәмдә йөртәм" юллары бар.
Ахырдан бер ханым килде дә: "Ирем үлгән иде, бу җырыгыз нәкъ минем турында язылган кебек. Тавышыгыз да тынычландыра торган", - ди. Телефоннан әлеге җырымны башкаруымны үтенде.
- Җырладыгызмы?
- Әйе, ул шалтырата, мин җырлый идем. Шигъри тел белән хис-кичерешне, халәтне төгәлрәк әйтеп бирергә була, дип уйлыйм.
Гөлсинә
Тавышың саф чишмәдәй,
Күзләрең матур, Гөлсинә.
Алар назлый, иркәли,
Алар якты нур сибә.
Кушымта:
Йөрәгемдә син генә,
Күңелемдә син, Гөлсинә.
Исемдә шаян сүзләрең,
Уемда, бәгърем, син генә.
Өзелеп сине сөям,
Күз нурым, син, Гөлсинә,
Сизәсеңме, йөрәк тибә,
Сизәсеңме син, яз килә.
Кушымта.
Күңелнең көткән назы,
Сине көтәм, Гөлсинәм.
Сөюнең якты язы,
Бәхетем син, бергенәм.
Кушымта.
Әнкәй әле исән икән
Тып-тын калган бөтен урам,
Монда нинди кайгы килгән.
Коймалар да тора шыксыз,
Капкалар аска иңгән.
Кушымта:
Бүген матур бер төш күрдем,
Шатланып йөрәк тибә:
Әнкәй әле исән икән,
Гөлләренә ул су сибә.
Дөньяның һич юк яме,
Кояшмы әллә сүнгән.
Яшәүнең дә юк гаме,
Әнкәем инде үлгән.
Кушымта.
Бу өйдәге һәр нәрсәгә
Салкын сары сагыш сеңгән.
Тәрәз төбендә гөлләр,
Синнән башка әнкәй шиңгән.
Кушымта.
Сарабиккол
Күңелдә гел туа моңнар,
Сүзләргә дә сүз табыла.
Бу авылда нигә микән
Җыр артыннан җыр агыла.
Кушымта:
Сарабиккол, Сарабиккол,
Матур бит ул, зур бит ул.
Йөрәгемнең түрендә
Саклап йөрткән җыр бит ул.
Авылымның егетләре
Эштә бик батыр, диләр.
Ә кызлары бик тә чибәр,
Җырлары матур, диләр.
Кушымта.
Мин сокланып кайтып киләм,
Авылым урамыннан.
Йөгереп үскән балачагым,
Узар төсле янымнан.
Кушымта.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: