Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Җырлыйк әле” кая китте?

Без бу хатны Татарстанда яшәүче җыр яратучылар исеменнән язабыз һәм ярдәм итүегезне үтенәбез. "Яңа Гасыр" каналында шимбә көнне кич белән "Җырлыйк әле" тапшыруы була иде. Анда төрле төбәкләрдән килгән халык талантлары бик матур, дөрес итеп татар халык көйләрен башкардылар. Бу тапшыруны олы яшьтәгеләр дә, урта яшьтәгеләр дә, хәтта күп кенә...

Без бу хатны Татарстанда яшәүче җыр яратучылар исеменнән язабыз һәм ярдәм итүегезне үтенәбез. "Яңа Гасыр" каналында шимбә көнне кич белән "Җырлыйк әле" тапшыруы була иде. Анда төрле төбәкләрдән килгән халык талантлары бик матур, дөрес итеп татар халык көйләрен башкардылар. Бу тапшыруны олы яшьтәгеләр дә, урта яшьтәгеләр дә, хәтта күп кенә яшьләр дә яратып карады.
Август аенда тапшыруны туктаттылар. Финанс мәсьәләсе калкып чыккан икән. Ә бит олы яшьтәгеләр, инвалидлар клубларга барып йөри алмый. Без "Җырлыйк әле" тапшыруын карап юана идек. Шулай итеп бу рәхәттән дә мәрхүм иттеләр. Кызыксынып белештек: туктатуның сәбәбе акча юклыктан икән. Бу - бер сәбәп кенә, безнеңчә. Әмма һич кенә дә "Җыр­лыйк әле"не туктатырлык сәбәп түгел. Моңар­чы акча табылганны...
Татарстаннан гына тү­гел, Россиядә яшәүче татарлар исеменнән үтенеп сорыйбыз: "Җырлыйк әле" тапшыруын кире кайтарыйк. Без, пенсионерлар, хәт­та пенсиябездән акча җыярга да әзер.
Т.Гатауллина, А.Мөхәммәтрәхимов, Р.Моратов, З.Әхмәтшина, А.Хафизова, С.Симакова, А.Сафина, Ш.Гарифуллина (җәмгысы 50 имза)
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җырлыйк әле!

2
X