Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Лениногорск районы мәгариф хезмәткәрләре яңа уку елына бурычлар билгеләде

Мәктәпләрдә укулар башланды, Белем бәйрәмнәре үтте.

Лениногорскиның шәһәр һәм район мәктәпләренә 8 меңнән артык бала укыячак. 1 сентябрьгә санаулы көннәр калганда, мәгариф хезмәткәрләре яңа уку елына бурычлар билгеләделәр, кайсы тармакның “аксаганын”, кайсы тармакның бик яхшы барганын ачыкладылар.

Традицион август киңәшмәсенең пленар өлешенә кадәр мәгариф учреждениеләре һәм өстәмә белем бирү үзәкләре әзерләгән күргәзмәне кунаклар карадылар.

Быелгы уку елында мәктәпләрдә тәрбия өлешенә күбрәк басым ясалачак. Бу хакта Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин чыгыш ясады. “Гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия – ул уртак эш. Ул атнага бер сәгать белән генә чикләнә алмый. Бу – мәктәпнең һәр хезмәткәре, һәр ата-ана һәм барлык иҗтимагый оешмалар белән эшләнә торган системалы көндәлек эш. Россия Дәүләт флагын күтәрү – бу эшнең аерылгысыз өлеше булачак”, - ди ул.

1, 2, 7 нче мәктәпләрнең, 12 нче лицейның, Тимәш һәм Түбән Чыршылы мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары «Орлята России”  башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасында катнашачаклар икән. Ул «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» милли проекты кысаларында «Мәгариф» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында укучыларның уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек төрләре белән кызыксынуларын үстерүгә юнәлдерелгән.

Докладчы әйтүенчә, быелдан республикада театр педагогикасын үстерү буенча федераль проект гамәлгә ашырыла, аның нигезендә киләсе ел ахырына илнең барлык гомуми белем бирү оешмаларында мәктәп театрлары эшләргә тиеш. Безнең районда беренче этапта мәктәп театрлары төзү Урмышлы, Подлесный, Сарабиккол, Кирлегәч мәктәпләре базасында планлаштырылган.

Татарстан мәктәпләренең уку планнарына 1 сентябрьдән «Татарстан Республикасы дәүләт теле – Татар теле» фәне керәчәк. Безнең районда милли белем һәм тәрбия бирүнең үзенчәлекләре дә бар. 20дән артык милләт вәкиле яши. “Узган уку елында Лениногорск районының 33 гомуми белем бирү оешмасында 8 мең 500гә якын укучыларга белем бирелде. 20 мәктәптә укыту рус телендә алып барылды. 13 мәктәптә туган татар телендә 720  укучы белем алды. Яңа Сережкино мәктәбендә укыту чуаш этно-компоненты белән алып барылды. Мәктәпләрдә милли белем һәм тәрбия бирүне үстерү максатынан яңа уку елында 8нче мәктәптә  54 бала өчен  ике сыйныф, 4нче мәктәптә 30  бала өчен  бер сыйныф ачу планлаштырыла”, - дип сөйләде Вагиз Санатуллин.  

Районда 55 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында 3762 бала тәрбияләнде. Рус телле балалар бакчасының саны - 19. Рус һәм татар телендә тәрбия бирүче оешмалар – 21. Мәктәпләр башка республикалар белән дә хезмәттәшлек итә. Яңа уку елында Түбән Чыршылы мәктәбе Мордовия Рузаев районының татар мәктәбе белән татар теле һәм әдәбият дәресләрен дистанцион рәвештә бергә үткәрергә планлаштыралар икән.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев