Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Мәгариф министрлыгы башлыгы югары уку йортларына керү тәртибен аңлатты

Гаризаны бердәм дәүләт имтиханын тапшырганга кадәр язарга мөмкин. Абитуриентлар югары уку йортларына гаризаларны 20 июньнән 17 августка кадәр тапшыра ала. Беренче канал эфирында мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков шул турыда әйтте.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Шулай итеп, гаризаны бердәм дәүләт имтиханын тапшырганга кадәр язарга мөмкин булачак. БДИны уздыру вакыты COVID-19 пандемиясе аркасында күчерелде.

Беренче бердәм дәүләт имтиханы 3 июльдә башлана. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары әдәбият, информатика һәм географияне тапшырачак. Шартлар да үзгәрде: имтиханнарны югары уку йортларына укырга керергә җыенган (780 мең бала) укучылар гына язарга тиеш булачак. Ә аларны имтиханда бер-берсеннән кимендә метр ярым ара калдырып утыртачаклар.

Элегрәк Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов БДИ үткәрү даталары кабул итү кампанияләренең срокларына йогынты ясамаячак, дип белдергән иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта яңа коронавирус инфекциясе кабынуын пандемия дип игълан итте.

 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев