Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Тимәш мәктәбе укучылары "Үсеш ноктасы" үзәгендә роботлар да ясый (+фотолар)

Тимәш мәктәбе укучылары ике ел дәвамында “Үсеш ноктасы” үзәгендә шөгыльләнеп, тормышка яраклашканнар, уку-укыту эшчәнлегенә карата тагын да игътибарлары арткан һәм үзләренә киләчәк һөнәр алуда юнәлешләр дә билгеләгәннәр инде.


2019 елның 1 сентябрендә ачылган “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге уңышлы гына эшләвен дәвам итә. Мәктәптә укучы 200дән артык баланың күпчелеге үзәктә шөгыльләнә.

-    “Мәгариф” федераль проекты кысаларында ачылган әлеге үзәк авыл мәктәпләре өчен. Шәһәрдәге төрле түгәрәкләргә бару мөмкинлеге һәркемдә дә юк, ә монда безнең укучылар роботехника, модельләштерү, проект эшләре белән шөгыльләнәләр, шахмат уенына өйрәнәләр. Әйтергә кирәк, барлык мондый мөмкинчелекләр шәһәр мәктәпләрендә дә юк әле, - ди Тимәш мәктәбе директоры Юрий Снурницин.

Федераль проект кысаларында мәктәптә 5 кабинетка ремонт ясап, җиһазландырылган. Кабинетлар буенча безне “Үсеш ноктасы” үзәге җитәкчесе, директор урынбасары Рима Хәмидуллина йөртте.

Яшь коткаручылар

“Үсеш ноктасы”нда “Яшь коткаручылар” түгәрәге 2019 елда ачыла. Аны тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытучы Гөлфия Вәлиева алып бара. Әлеге түгәрәктә укучылар тормыш өчен кирәкле беренче ярдәмне күрсәтергә өйрәнгәннәр, бик кискен, экстремаль очракларда нишләргә икәнен беләләр. Балалар бу түгәрәктә шулхәтле кызыксынып йриләр ки, 6нчы сыйныф укучысы Данис Нуртдинов киләчәктә табиб булырга дип үзенә һөнәри юнәлеш билгеләп куйган. “Кешеләргә беренче ярдәм күрсәтәсем килә. Минем апам да табиблыкка укый”, - ди. Шул ук сыйныфтан Диана Саримова ОБЖ фәненнән олимпиадага әзерләнә. Камилла Закирова, Камилла Шиһапова, Булат Шәйхиевларның олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар алганнар.

Тәнәфестә дә – шахмат

“Үсеш ноктасы” үзәгендә шахмат түгәрәгенә йөрүче укучылар әти-әниләре ярдәме белән  шахмат фигураларын үзләре ясаганнар. Шулай ук монда алар кулы  белән ясалган шахмат тактасы бар,  шахмат фигураларын модельләштерү түгәрәгендә төзеп, аны 3D-принтерда чыгарып, тактада йөртер өчен магнит ябыштырып куйганнар. Димәк,  әлеге үзәктә берсе икенчесенә бәйләнгән.

 Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы, өстәмә белем бирү педагогы Фәнил Әюпов әйтүенчә, 4 төркемдә 60 лап бала шөгыльләнә. Ул көнне 7нче сыйныфлар уйный иде.

-    Мәктәпнең бу урынында зур зал иде. Бүлеп алып, ремонт ясап, шахмат өчен мәйданчык ясалды. Шахмат уеннары түземлек, ихтыяр көче тәрбияли. Бишенче сыйныфта алар бераз шуграк иде, ә хәзер менә 7нче сыйныфта алар игътибарлы, мәктәп программасын да җиңелрәк үзләштерәләр. Хәтта озын тәнәфестә дә монда килеп уйнап китәләр, - дип сөйли Фәнил Миназетдинович.

Робот, модельләштерү – хыялдагыча

“Үсеш ноктасы” үзәгенең тагын бер кызыклы кабинетына керәбез: робототехника, модельләштерү түгәрәкләре эшли биредә. Аны директор Юрий Снурницин алып бара. 5 һәм 6нчы сыйныфлар робототехника белән шөгыльләнсә,  8 һәм 9да укучылар модельләштерү буенча өйрәнә. Монда интерактив панель, төрле конструкторлар бар, 3D-принтер эшли. Малайлар бик рәхәтләнеп, үзләре ясаган модельләре турында сөйлиләр. Укучылар чынлап торып, яратып, теләп бу түгәркләргә йөриләр. Күптән түгел робототехника буенча конкурста Тимәш командасы икенче урын ала, Артур Егоров белән Арсений Бегимовка 11нче сыйныфлар белән ярышырга туры килгән, тимәшнекеләр җиңгән.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында, 3 декабрь санында укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X