Ару белмәс куллары аша – никадәр ярдәм: Керкәле авылыннан Рәйсә апа хәрби операциягә ярдәм итә
Бу эштә бөтен гаиләсе катнаша.
Рәйсә ханым – “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркемендә 2022 елдан бирле. Бер гаилә булып, хәрбиләргә ярдәм итәләр.
“Исәнлек барында, кул эш белгәндә, ничек итеп яуда булган солдатларыбызга булышмыйсың, алар безнеэ тынычлыкны саклый бит. Керкәледән дә күбәү киттеләр”, - ди шушы авылда яшәүче һәм махсус хәрби операциянең башыннан ук ир-егетләргә ярдәм итүгә алынган Рәйсә апа Нафикова.
Шушы еллар эчендә Рәйсә апа төрле кул эшләрен башкарган. Әлбәттә. Аларның күбесенә яшьтән үк өйрәнгән булса да, кайберләренә, әйтик, дәвалый торган мазьлар ясауга, үлән чәйләре, коры аш һәм коры боткалар ясарга өйрәнергә туры килә. Хәер, ул кечкенәдән үк эшнең җаена төшенеп үскән.
Биш балалы гаиләдә Керкәле авылында 1958 елның 1 гыйнварында туып-үсә. Мәктәптән соң, башкалага юл тота. Монда радио-прибор элемтәсе техникумында белем ала, аннары лампалар ясый торган зводта эшли. Яшь чакта күз күрмәгән якларны да күрәсе, каядыр бәхет эзләп, читкә дә китәсе килә. Рәйсә апа белән дә шулай була: Үзбәкстан якларында 3-4 ел яши, анда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя. Матур булса да, торган җир, сагындыра икән шул туган яклар. Керкәлегә кайтып, “Шушма” колхозына терлекчелеккә эшкә керә. “Сыерлар да саудым, көтүлекләрне яңарту буенча да эш алып бардым”, - дип сөйли, узган елларны искә алып.
Аннары Тукмак авылы егете Мансур Нафиков белән гаилә корып, уртак тормыш башлыйлар. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Румия шушы авылда – Керкәледә яши, уллары Рәис Әлмәттә, нефть тармагында эшли. Балалар әти-әни йөзенә кызыллык китермичә, матур гына тормыш алып баралар.
Рәйсә апа белән Мансур абый гаиләсе – тырыш, уңган-булган. Бүгенге көнгә кадәр сыер, сарыклар асрап, маллар тотып яшәүче шәхси хуҗалык.
Менә шулай тормыш әкрен генә үз җае белән барганда, хәрби операция башланып, яшәешне икенче якка үзгәртә. “Ярату һәм догалар белән” волонтер төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова әле төркемне оештырганчы ук, туганнары Рәйсә, Рәмзия апага носкилар бәйләүдә булышырга сорый.
“Ул чакларны искә төшерәм дә, уйлап куям. Солдатларга ярдәм итүне ничек башкарып чыга алдык икән. Төркем оешмаган, кешеләр юк, ә хәрбиләр бездән ярдәм көтә. Рәйсә апага мөрәҗшгать иттем. Алар, аллаһның рәхмәте яусын, каршы килмәделәр. Бинтларны аларның өендә өмә итеп, бергәләшеп ясадык, кистек. Аннан соң Рәйсә апа җылы оекбашлар бәйләүгә тотынды. Ул – минем уң кулым”, - дип сөйли Эльмира ханым.
Алда язганымча, Нафиковлар сарыклар асрыйлар. Рәйсә апа сарык йонын эрләп, (әйе, әле орчык әйләндерүләр калган икән), җылы носкилар бәйләп җибәрә. Бу эшкә сеңелесе Рәмзия, кызы Румия дә кушыла. “Кем санаган инде аларның чутын, бәйлибез дә гуманитар йөк итеп озатабыз яки ялга кайткан солдатларны буш кул белән җибәрмибез, аларга биреп җибәрәбез”, - дип сөйли Рәйсә апа.
Ә соңрак инде аларга әзер җепләр кайтара башлыйлар, аннары шулардан күңел җылысын кушып бәйлиләр, йонны да китереп бирәләр.
Рәйсә апа сандыктагы тукымаларны чыгарып, тегәргә алына: юрган тышлары, җәймәләр (простыня) бер-бер артлы аның уңган, ару-талу белмәс куллары аша тегелә, әзер булып өелә дә волонтер төркемнән СВОга китә.
Халык та аннары тукымалар белән ярдәм итә башлый, төркем аша рулон итеп тә кайта. Синтепоннан мендәрләр ясау эшен дә башкарырга туры килә. Ә юрган сыру – тырышлык, җитезлек сорый торган аерым бер эш ул.
“Аларның да исәбен алып бармадым, яңа гына 11 юрган сырып җибәрдек. Бер юрганга 2-3 сәгатьләп вакыт китә”, - ди ул. Шулай инде, әйбер санап торырга вакыт та юк. Әле бит моннан тыш, өйдәге эшләрне дә карарга. Ярый әле, сарай-абзар тирәсендә, мал-туар янында Мансур абый эшли.
Ир-егетләр ач тормасын дип коры ашлар, коры боткалар ясап җибәрәләр. Кулдан ясаган токмачларның шулай ук исәбе-хисабы юк. Бу эшкә дә сеңелесе, кызы кушыла. Барысын да изге теләкләр теләп, догалар укып башкарганга, “Ярату һәм догалар белән” төркеме җибәргән гуманитар йөкне солдатлар һәм госпитальдәгеләр яраталар, көтеп алалар.
Рәйсә апаның игелекле эшләре рәтендә – шифалы мазьлар ясау да бар. “Халык чарасыннан булган мазь составында көнбагыш мае, балавыз, прополис. Ә җылыта торганына камфор мае да кушабыз. Яралылар өчен проплислы, балавызлы булганы яхшы”, - ди ул. Хәрбиләр ошатканнар әлеге мазьларны.
Игелеклелек – Нафиковлар гаиләсенең яшәү мәгънәседер. Ирле-хатынлы балаларына да шәфкатьле, мәрхәмәтле, авыр чакта ярдәм күрсәтергә өйрәтеп үстергәннәрдер. Шулай булмаса, Румия хуҗалыктагы эшләрен бер читкә куеп, әнисенә һәрчак ярдәм итәргә алынмас иде. Ә уллары Рәис гуманитар йөкне илтергә Донецк ягына борылып та карамас иде. Уллары Рәис ике тапкыр егетләр янына барып кайткан. Үз машинасы белән, үз хисабына – бу никадәр мөһим эш бит. Әнә машина кирәкле әйберләр белән шыплап тулган, юлга кузгала. Рәйсә апа догаларын укып, улының исә-имин йөреп кайтуын теләп кала. Улы ерак юлны узып, әйләнеп кайтканчы ана йөрәге – ут эчендә.
Рәйсә апаның яше дә олы. Яшьтән физик эштә, аннары сыер савуда катнашкан куллар да сызлый. Ләкин ул зарланып тормый, волонтерлык эшен дәвам итә. “Бездә әле тыныч тормыш, шуңа шөкер итеп яшәргә. Булыша алганда, әлбәттә, солдатларыбызга ярдәм итәчәкбез. Авыр хәлдә кадырмаска дип өйрәтеп үстерделәр безне әти-әни”, - ди ул.
Розалия Мостафина
фотолар: гаилә архивыннан
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 28 март санында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев