Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Сыйфаты яхшы, бәясе кулай

- "Тукаев & Ко" пекарнясында - Икмәк - тормышның нигезе. Мичтән яңа гына кызарып чыккан икмәк телеменә ни җитә?! Әмма ул тиешенчә пешергәндә генә сыйфатлы һәм тәмле килеп чыга. Бу эш барлык икмәк пешерү йортларында да йөз процентка үтәлә дип әйтеп булмый. Ә Тимәш авылындагы "Тукаев" пекарнясында пешкән күмәч һәм...


- "Тукаев & Ко" пекарнясында -
Икмәк - тормышның нигезе. Мичтән яңа гына кызарып чыккан икмәк телеменә ни җитә?! Әмма ул тиешенчә пешергәндә генә сыйфатлы һәм тәмле килеп чыга. Бу эш барлык икмәк пешерү йортларында да йөз процентка үтәлә дип әйтеп булмый. Ә Тимәш авылындагы "Тукаев" пекарнясында пешкән күмәч һәм камыр ризыкларына тел-теш тидерерлек түгел.

Пекарня 1998 елның август аенда Ромашкин район нефтьүткәргечләр идарәсе базасында оеша. Анда Мәскәү азык-төлек институтын тәмамлаган, төрле илләрдәге икмәк пешерүчеләр күргәзмәсендә катнашкан, гаять тәҗрибәле мөдир Гөлнур Насыйбуллина җитәкчелегендә 11 пешерүче югары сортлы оннан тәмле ипи пешерә башлый. Еллар үткән саен, хуш исле, кетердәп торган икмәккә ихтыяҗ арту пекарняның үсүенә, киңәюенә китерә.
Бүгенге көндә монда 70кә якын кеше эшли. Ассортиментка килгәндә, ул бик бай. Ни генә юк! Чәк-чәк, бавырсак, кекс, пирог, эремчек печеньесы... Аларның кибет киштәләренә килгәнче нинди катлаулы юл үтүен күпләр уйлап та карамыйдыр әле.
Икмәк пешерү цехына сәяхәт ясагач, икмәк пешерүнең үзе бер сәнгать булуына төшендем. Эш чимал цехыннан башлана. Ипи һәм кондитер эшләнмәләре өчен он Бөгелмәдән китерелә икән. Аннан ул цехта иләк аша үтә һәм нәкъ элеккегечә, әбиләребез ысулы белән колмактан чүпрә кайнатыла. Шул рәвешле ипигә баш ясалып, тиешле температурадагы бүлмәдә әчетү процессы башлана. Әлеге процесс нәтиҗәсендә, ипи камыры үзле булып, кабарып пешәргә ярдәм итә, әчетү ипигә хуш ис бирә. Яңа пешеп чыккан ипине халык тиз арада алып бетерә. Искереп, кибет киштәсендә продукциянең озак ятканы һәм кире кайтарылуы бик сирәк икән. Бу да пекарня хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Моннан тыш, моңа ипинең әби-бабайлар ысулы белән пешерелүе дә сәбәпчедер. Бәяләрнең кесәгә сукмавы, "Тукаев" пекарнясыннан урамга хәтле таралган хуш ис җәлеп итәдер сатып алучыларны.
Пекарняда эшне тиз башкару түгел, ә җиренә җиткереп эшләү таләп ителә. Шулай эшләгәндә генә кондитер ризыклары матур һәм тәмле килеп чыга. Әлбәттә, бу эшне алтын куллы аш-су осталарынннан башка күз алдына китереп тә булмый. Предприятиедәге хезмәтчәннәрнең күбесе - хатын-кызлар. Аларның хезмәтен рәссам һөнәре белән чагыштырыр идем. Чөнки нәкъ менә алар телеңне йотарлык татлы "шедеврлар" әзерли. Кулларында ут уйнатучы, ягымлы, ачык йөзле пешерүчеләр бу эшне бар нечкәлекләренә төшенеп, яратып башкара. Предприятие директоры Рамил Тукаев белән мөдир Гөлнур Насыйбуллина, бер-берсе белән киңәшләшеп, җитештерү сыйфатын яхшырту һәм эшчәнлекне киңәйтү өчен көчен кызганмый.
Икмәк пешерү цехы яңа заманча, чит ил җиһазлары: газ мичләре һәм эстетик шкафлар белән җиһазландырылган. Цех чиста һәм якты иркен булуы белән аерылып тора.
2004 елда аттестацияләнгән лаборатория ачыла. Заманча приборлар һәм җиһазлар белән баетылган лабораториядә пешерелгән камыр ризыкларының сыйфаты тикшерелә.
Гомумән алганда, эшләр өчен хезмәткәрләргә барлык уңайлыклар да тудырылган. Әмма шулай булуга карамастан, яшьләр эшкә килергә ашкынмый. Алар авыр эшкә килгәнче биржада тиеннәр алып, эшсез утыруны кулай күрә, күрәмсең. Ә предприятиегә бүгенге көндә яшь көчләр: кондитер һәм технологлар кирәк. Чөнки заказлар күп, ихтыяҗ зур. Предприятие директоры билгеләп үткәнчә, теләсә нинди хезмәт тиешенчә түләнергә тиеш.
- Хөкүмәт эшмәкәрлекне җәелдерергә дип чаң суга, әмма ярдәм итәргә ашыкмый. Өстәвенә, бәяләр һәр нәрсәгә үсә тора. Мәсәлән, онга - 40-45, газга - 20, бензинга 20 процентка артты, электр энергиясе өчен физик затлар 1,70 сум, юридик затлар 4,86 сум түли. Бәяләр гел артып торганда, шәхси эшмәкәрләргә ничек итеп үз эшеңне җәелдерергә һәм яшьләрне җәлеп итәргә тиеш соң? Югары хезмәт хакы белән кызыктырыр идең, мөмкинлек юк. Чималга бәя күтәрелә, әмма җитештергән продукциянең бәясе шул килеш кала. Дөрес, быел ипигә бәя 7 процентка күтәрелде күтәрелүен. Эшмәкәрләрнең продукцияне нинди бәядән сатуын дәүләт контрольдә тота, - ди Рамил Гасыймович.
Менә шулайрак яши әлеге пекарня. Кем әйтмешли, мактанырлыклары да бар, проблемалары да юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пекарня

2
X