Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РЕЦЕПТЛАР

ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР, БАНКАДА ШАШЛЫК ПЕШЕРӘБЕЗМЕ?

1 кг сөяксез сарык ите, 2 зур суган, 1 киви, 1әр чәй кашыгы шашлык өчен тәмләткеч, тоз, ярты лимон согы.

Сарык итеп юып, суын саркытасы һәм зур булмаган кисәкләргә турыйсы.Чистартылган суган белән кивины иттарткыч үткәрәсе, тоз, шашлык өчен тәмләткеч саласы, ярты лимон согын сыгып, яхшылап болгатасы. Туралган итне әлеге маринадта 1 сәгать чамасы тотасы.

Маринадланган итне агач такячыкларга тезеп, 3 литрлы банкага тыгасы, аның авызын фольга белән каплыйсы. Шартламасын өчен, духовканы банканы урнаштыргач кына кабызасы 200 С кызулыкта 1,5 сәгать тирәсе пешерәсе.

Чыганак: “Ирек мәйданы”

Фото:http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев