Туган телләрне мәҗбүри укыту турындагы петицияне 33 меңнән артык кеше имзалады
(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен укытуны гомуми белем бирү укыту планнарының мәҗбүри предмет өлешендә саклау өчен петициягә 33 меңнән артык кеше кул куйган.