Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Табиб менопауза чорындагы хатын-кызларга киңәш бирде: «Климаксның рәхәте дә бар»

Иртәме-соңмы, һәр хатын-кызның тормышында берничек тә качып котылып булмый торган «сүрелү» яки климакс чоры була.

Нәрсә соң ул климакс, аның төп билгеләре нинди? Илледән узгач та дәрт һәм тормыш ямен ничек югалтмаска, нинди яшәү образы алып барырга һәм үз-үзең турында ничек кайгыртырга? Менопауза белән бәйле сорауларыбызга белгеч - акушер-гинеколог, Чаллының 4 нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Венера Харисова җавап бирде.

Венера Ильдусовна, иң беренче климакс төшенчәсенә аңлатма бирегез әле.

Климакс – ул хатын-кыз һәм ир-атларның физиологик халәте. Ир-атларның дип әйтүемә аптырап калмагыз, әйе, ир-атларда да климакс чоры була.

Ә инде хатын-кызлар климаксы турында сөйләгәндә, күкәйлекләр хатын-кыз гормоны - эстроген җитештерүдән туктый, шул сәбәпле күрем килми башлый һәм хатын-кыз әкрен генә менопауза чорына аяк баса.

Климакс ничә яшьләрдә башлана һәм бу чорда хатын-кыз организмы нинди үзгәрешләр кичерә?

Бу бик индивидуаль әйбер. Ләкин медицина тикшерүләре буенча хатын-кызларда климакс 52 яшьтә башлана дип санала.

Климаксны һәр хатын-кыз үзенчә кичерә. Кемнеңдер бернинди симптомнары булмаска, күреме килүдән туктагач та хатын-кыз үзен элекке кебек үк яхшы хис итәргә мөмкин. Шулай да күпчелек хатын-кызлар климаксның махсус специфик билгеләренә зарланып мөрәҗәгать итә. Болар иң беренче чиратта көндезге кан йөгерү (приливы) яки организмдагы вегетатив үзгәрешләр. Кан тамырлары киңәю нәтиҗәсендә кан йөреше тизләшә һәм хатын-кызның тәне бер эсселәнә, бер суына. Битенә кызыллык йөгерә, ул мизгел эчендә шабыр тиргә бата.

Начар йоклый башлау, хәтер, кәеф начарлану, тиз ярсып китү дә климаксның киң таралган симптомнары.

Климакс чорына кергәннән соң хатын-кызның аналык җиңсәсендә дә үзгәрешләр була. Бүлендек күләме кимү сәбәпле, хатын-кызлар җенси якынлык вакытында да, көнкүреш тормышта да уңайсызлыклар тоя башлый. Болар –   климаксның иң киң таралган билгеләре.

Климаксның сирәгрәк очрый торган симптомнары турында да әйтеп үтәсем килә. Хатын-кыз гормоннары җитәрлек булмау сәбәпле, организм тулысынча үзгәрешләр кичерә. Бу фонда кан басымы күтәрелергә, кан тамырларының тотрыклылыгы булмау аркасында атеросклероз башланырга мөмкин. Ә инде атеросклероз турыдан-туры инсульт һәм инфаркт куркынычын тудыра.

Постменапауза чорында (климакс башланып берничә ел узгач) шул ук эстроген кытлыгы нәтиҗәсендә безнең сөякләрне саклый торган кальций матдәсе организмыбыздан актив чыгарыла башлый, сөякләр тиз сынучанга әверелә. Моның нәтиҗәсендә хатын-кызның остеопороз, яки сөяк авыруы белән интегү ихтималы бар.

Менопауза чорының тагын бер куркыныч ягы - симерү. Шул ук эстроген матдәсе җитмәү сәбәпле, хатын-кызның организмында ир-ат гормоннары беренче планга чыга һәм хатын-кыз ир-атлар кебек тазара башлый. Мәсәлән, хатын-кызларның, гадәттә, ботлары, биле юаная бит, ә климакс вакытында аларның корсагы үсә.

 Организмга эстроген җитмәү - шикәр диабеты китереп чыгарырга да мөмкин.

Климакс якынлашуын хатын-кыз ничек аңлый ала?

Иң беренче чиратта, хатын-кызның менструаль циклы кыскара. Мәсәлән, элек аның күрем циклы стабиль 28 көн булса, климакс алдыннан 25-24 көнгә генә калырга мөмкин. Менструаль көннәр саны, шулай ук кан килү күләме дә үзгәрә. Соңрак күрем килүнең ешлыгы бозыла. Күрем көттереп кенә, 2-3 айга бер генә килә башлый.

Менопауза вакытында кан китү очраклары да күзәтелә.  Бу исә  гемоглобин төшү, кан килүләр массив һәм озак дәвам иткән очракта организмдагы гомуми канның кимүенә дә китерергә мөмкин. Шуңа күрә күрем белән тоткарлыклар башланса, кичекмәстән гинекологка мөрәҗәгать итүегез хәерле.

Менопауза бик иртә башланырга мөмкинме? Мәсәлән, 25-30 яшьтә?

Тәҗрибәмдә андый пациентлар да бар. Ләкин андый очракларның һәрвакытта диярлек нинди дә булса патологик процесс белән бәйле булуын искәртергә кирәк.

Мәсәлән, бала тапкан вакытта бер 30 яшьлек хатын-кызның канын туктата алмадык. Бер генә ысул да ярдәм итмәде. Хезмәттәшләребез белән коллегиаль рәвештә «пациентның аналыгын алырга» дигән карар кабул итәргә туры килде.. Күпчелек очракта аналыкны алганнан соң күкәйлекләр дә үзләренең эшләү функциясен югалта һәм хатын-кыз яшь кенә килеш менопаузага керә.

Яшь хатын-кызның климаксы башлану нормаль күренеш түгел, моның һәрвакыт диярлек җитди сәбәбе була һәм аны эзләргә кирәк. Бу яман шеш авырулары, мәсәлән, күкәйлекләрнең функциясен туктатучы баш мие яман шеше булырга мөмкин.. Калкансыман бизнең тиешенчә эшләмәве дә күкәй күзәнәкләре эшчәнлеген сүрелдерә. Болар барысы да патологик климакс дип атала.

Иртә климаксның билгеләре бик көчле була һәм хатын-кызлардан бик күп ах-зарлар ишетергә туры килә. Андый очракларда хатын-кызга бары тик эстрогенны алмаштыручы гормон белән терапия генә ярдәм итә ала.

Гормоннар белән дәвалау билгеләгәндә бала табу сәләтен кире кайтару турында сүз бармый. Гормоннар хатын-кыз үзен яхшырак хис итсен һәм тулы канлы тормыш белән яшәү өчен кыенлыклар тумасын өчен генә кирәк.

Климакска кергән бөтен хатын-кызларга да гормоннар кабул итәргә кирәкме?

Юк, әлбәттә. Климаксны җиңелрәк кичерүчеләр диета тотып, махсус үләннәр эчеп тә хәлләрен яхшырта ала. Мәсәлән, прутняк яки изге витекс үләннәре җенси гормоннар дәрәҗәсен нормада тотарга булыша һәм организмга әйбәт йогынты ясый.

Климакс вакытында күп хатын-кызлар хис-кичерешләре белән идарә итә алмый. Андый чакта тынычландыра торган дарулар ярдәмгә киләме?

Тынычландыра торган даруларның нәтиҗәсе булмаска мөмкин. Әгәр дә хатын-кыз үзен эмоциональ яктан начар хис итә, эше дә борчулы икән, мин аңа бары тик гормональ терапия генә тәкъдим итәр идем. Мәсәлән, җитәкче вазифасында эшләүче хатын-кызлар бар. Аларга кеше янында булырга, каядыр чыгышлар ясарга кирәк. Үз-үзен кулда тотарга, шулай ук тынычлап йоклау, елыйсы килү кебек симптомнарны бетерергә гормоннар ярдәм итәчәк. Ләкин гормоннар белән дәвалауны бары тик постменопауза чорында гына билгеләргә мөмкин. Әгәр дә хатын-кызның күреме килү ун ел элек туктаган икән - гормоннарның файдасы булмаячак. 

Климакс чорында хатын-кыз үз-үзен ни рәвешле кайгыртырга тиеш? Ничек тукланырга, нинди яшәү образы алып барырга?

Менструаль календарь алып барырга кирәк. Соңгы күременең кайсы айда булганын искә төшерә алмаган пациентлар да була. Шулай ук климакс вакытында гинекология буенча мәҗбүри тикшеренүләр - аналык җиңсәсеннән мазок тапшырырга, маммография һәм кече таз органнарына УЗИ узарга кирәк. Яман шеш авырулары, гадәттә, климакс вакытында беленә башлый. Гормоннар уйнау (аларның үзгәреп торуы) - яман шеш килеп чыгуга стимул бирә. Шуңа күрә тикшеренүләргә «әй, узармын әле» дип кенә җиңел карамагыз.

Мондый вакытта туклану режимы һәм рационга аерым игътибар бирергә кирәк. Рационда яшелчәләр, кузаклылар күп булсын. Артык тозлы, борычлы ризыклар ашамагыз. Шулай ук ризыкны җылы килеш ашарга кирәк.Кайнар да, салкын да түгел, нәкъ менә җылы килеш. Алайса безнең татар халкы кайнап утыручы самовар борыныннан чәй агызып эчәргә ярата. Кайнар ризык «прилив»ларны көчәйтә.

Климакс вакытында контраст душ кабул итү организмга бик уңай тәэсир итә, безне ныгыта. 

Спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителә. Әгәр дә мускуллар нык булса, үссә, сөякләргә һәм сеңерләргә нагрузка кимрәк булачак.

Бәлки климаксның уңай яклары да бардыр?

Климакс – безнең тормышыбызның гадәти бер периоды. Аннан качып булмый, аны бары тик җиңеләйтеп һәм кабул итеп кенә була. Тискәре яклары күп булса да, бу организмның нормаль халәте. Ә инде уңай ягына килгәндә, климакс чорына ныклап аяк баскач, теләмичә балага узу куркынычы артта кала дигән сүз. Климакс килеп җитү белән хатын-кыз картая дип уйлау да дөрес түгел. Ул алга таба бернинди саклану препаратлары кабул итмичә, тынычлап җенси тормыш белән яши ала. Аналык җиңсәсенең корылыгы комачау иткән очракта, даруханәләрдә сатылучы төрле лубрикантлар ярдәмгә килә ала. Аларны кулланып, сексуаль тормышның сыйфатын яхшыртырга мөмкин.

https://intertat.tatar/news/cally-tabiby-menopauza-coryndagy-xatyn-kyzlarga-kinas-birde-klimaksnyn-raxate-da-bar-5854295

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев