Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Бәрәңге кан басымын көйли, ашказаны җәрәхәтен дәвалый

Бәрәңгене икенче икмәк, дибез. Бу, һич арттырусыз, шулай. Ә менә аның кан басымын көйләү һәм ашказаны җәрәхәтен дәвалау җәһәтеннән дә бик файдалы икәнлеген беләсезме?


Кан басымы һәрчак нормада булсын өчен көненә 300-400 грамм бәрәңге ашарга киңәш итә белгечләр.

Сүз, әлбәттә, майда кыздырылганы хакында бармый. Иң яхшысы - бәрәңгене духовкада кабыгы белән пешереп ашау.
Ә менә ашказаны җәрәхәте кискенләшкәндә бәрәңге суты белән дәваланырга була. Бу максатта аны көнгә ике тапкыр ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәргә киңәш ителә. Бер порция сут әзерләү өчен яхшылап юылган 2-3 бәрәңгене кабыгы белән угычтан уарга. Күзләрен чокып алырга кирәк, аларда соланин күп.

Марля аша сыгарга һәм сутны шундук эчәргә кирәк.
Кызыл бәрәңге суты ашказанына файдалырак, ди белгечләр.


Дәвалану курсы — 7 көн, дип яза Кызыл таң.

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/brge-kan-basymyn-kyli-ashkazany-rkhten-dvalyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев