Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Электрон сигаретның нинди очракларда үлем куркынычы белән янавын аңлатканнар

Вейп тарту анафилактик шокка һәм үлемгә китерергә мөмкин. Электрон сигарет составында “химия” бик күп. Аның төтенен суыру сулыш органнары һәм үпкә тукымаларына зыян салырга мөмкин.

Табиб-терапевт Надежда Лапа “Вечерняя Москва” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Табиб әйтүенчә, вейптагы хуш исле һәм агулы матдәләрнең кеше организмына ни дәрәҗәдә тискәре йогынты ясавы тиешенчә өйрәнелмәгән дә әле.

“Шуңа күрә вейп тартучы үзен “тәҗрибә куяны”на әйләндерә, дигән сүз. Моннан тыш андагы сыекча аллергия сәбәбенә дә әйләнергә мөмкин”, – дигән табиб.

Вейптан аллергия булганда. тән тиресе кызарып чыгарга, бераз шешәргә мөмкин. Шул ук вакытта күз, авыз, борындагы лайласыман тышчаның ялкынсынуы, шешенүе бар. Моннан тыш табиб вейп тартуның бик көчле аллергиядән анафилактик шокка кадәр китереп җиткерү ихтималын әйткән. Ә бу очракта инде кешенең үлү куркынычы зур, дип кисәткән Надежда Лапа.

https://vatantat.ru/2023/01/102479/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X