Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Курку хисен ничек җиңәргә?

Сулыш күнегүләре, шулай ук хисләреңне тышка чыгара белү курку хисеннән котылуга ярдәм итә. Клиник психолог Вячеслав Москвин “Лента.ру” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Психолог, әйтик, “шакмак буенча” сулыш алуны иң яхшы сулыш күнегүе дип атап үткән. “Күз алдыгызга шакмак рәсеме китереп, аның һәр почмагына, чиратлашып, дүртәр секунд карап торыгыз. Беренче почмагына караганда – сулыш алыгыз, икенче почмагына караганда – сулышны тоткарлагыз, өченчесендә – сулышны чыгарыгыз, дүртенче почмагына караганда – сулышны тоткарлагыз”, – дигән Москвин. Аның аңлатып үтүенчә, бу күнегү куркуга бирешү мизгелләрендә тынычлануга ярдәм итә.

Аның әйтүенчә, “җиргә тоташу” техникасы да бик файдалы. Моның өчен башта –өскә, аннан соң, барысын да күрергә тырышып, үзеңнең тирә-ягыңа каранырга кирәк. Шуннан, идәнгә утырып, идәнгә тиеп торган тән өлешләрендәге физик тойгыга игътибарны туплау шарт.

http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/kurku-khisen-beterne-i-ntile-ysullary

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев