Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Нарат күркәсеннән файдалы кайнатма

Борынгы заманнардан ук нарат күркәсеннән кайнатма төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланылган

Борынгы заманнардан ук нарат күркәсеннән кайнатма төрле авыруларны дәвалау өчен киң кулланылган.

Нарат - фитонцид үсемлек булган мәңге яшел агач. Фитонцидлар - бактерияләр һәм гөмбәләрнең үсүен тәэмин итүче биологик актив матдәләр, алар нарат күркәләрендә бик күп. Әлбәттә, кайнатма ясау өчен иске, күгәрек, карт күркәләр алу ярамый. Моның өчен озынлыгы 4 сантиметрдан артмаган яшь күркәләр алына. Аларны15 майдан 15 июньгә кадәр җыярга киңәш ителә.

Нарат күркәсе В, С витаминнарына, антиоксидантларга, хром, тимергә бай. Кайнатма, барыннан да элек, сулыш органнары авыруларын, бронхитлар, плевритлар, пневмония, бронхиаль астма, туберкулез, шулай ук грипп һәм салкын тиюне дәвалау өчен кулланыла. Ул бәвел һәм үт кудыргыч булып санала, иммунитетны күтәрүгә ярдәм итә.

Нарат күркәләре ашказаны секрециясен көчәйтә, шуңа күрә аларны ашкайнату юллары белән бәйле проблемалары булган, шул исәптән язва вакытында да кабул итәләр. Бу кайнатма кандагы гемоглобин дәрәҗәсен күтәрә. Күркәләрдә антиоксидантлар бар, алар ирекле радикалларны организмнан чыгара һәм яман шешкә каршы көрәшергә сәләтле.

Нарат нарат күркәләрен суда юарга, саркытырга. 1,8 килограмм шикәр комы һәм 1,5 стакан су исәбеннән баллы сироп ясарга һәм 1 килограмм күркәне шуңа салып, сүрән утта 1 сәгать чамасы кайнатырга, сагызлана башлагач сүндерергә, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга.

Кайнатма бик файдалы булса да, бөерләре авырткан кешеләргә, авырлы, имезүче хатын-кызларга, 60 яшьтән өлкәнрәкләргә саклык белән генә кулланырга киңәш ителә. Сәламәт кешегә дә көнгә 2-3 аш кашыгыннан да артык кулланырга ярамый.

http://tuganaylar.ru/news/t%D3%A9rled%D3%99n-t%D3%A9rle-ni-t%D3%A9rle/narat-krksennn-faydaly-kaynatma

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нарат күркәсеннән файдалы кайнатма

2
X