Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Сатып алган товарыгыз сыйфатсыз булса нишләргә?

Җәй –яшелчә һәм җиләк-җимеш вакыты. Лениногорск халкы җылы яклардан китерелгән һәм үзебездә үстерелгәне белән дә сыйлана ала.

 Кайсыбер җиләк –җимеш, бакча культураларының, яки яшелчәнең эчен ярып карамыйча гына сыйфатлымы-юкмы икәнен белергә мөмкин түгел. Бу очракта сатучының намусына гына ышанырга була. Әгәр инде шушындый хәлгә юлыгып, начар сыйфатлы  товар алган булсагыз,  нишләргә? Бу очракта  яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенең сыйфатына кагылышлы “кайнар линия”гә  шалтыратырга була. Аны республика гигиена һәм эпидемиология Үзәгенең Лениногорск бүлеге 2 нче августта ачкан. “Кайнар линия” 13 нче августка кадәр эшләячәк. “Без лениногорскилыларның  бү мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларына да җава бирәчәкбез,”- дип белдерделәр Үзәкнең белгечләре. “Кайнар линия”нең телефоннары: (885595) 5-17-44 ,5-14-35, 5-25-87.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев