Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Веналар ник чыга?

Аякта веналар күренә башлады. Нилектән шулай икән, моны туктатып буламы?

Варикозның беренче билгеләре — кичкә аяклар шешенү. Ятып ял итеп алуга, ул онытыла, әмма проблема беркая китми. Веналарның варикозлы киңәюенә нәселдәнлек, йөклелек, артык авырлык, дөрес тукланмау, начар гадәтләр, физик көчәнешләр сәбәпче булырга мөмкин.

Мондый проблема бар икән, компрессион оеклар алыгыз, аның классын табиб белән сайларга кирәк. Кайнар ваннада юынмагыз, кызу мунчага кермәгез, кояшта озак кызынмагыз. Артык авырлыктан котылырга тырышыгыз, кысып торган киемнәр, биек үкчәле, тар аяк киеме кимәгез.

Хәрәкәт, физик күнегүләр кан әйләнешен яхшырта. Гел утырып яки басып тору зыянлы.

Җәен, кызуда варикоз куркынычы тагын да арта. Югары температурада кан тамырларының тонусы кими, кан акрынрак ага башлый, бу тромблар куркынычын арттыра.

http://baltaci.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/venalar-nik-chyga

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев