Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

"Йолдызчык" бальзамы нәрсәдән ясала, нинди чирдән файдалы?

"Алтын йолдыз" бальзамы һәр совет кешесенә яхшы таныш. Күпләребез аның белән беренче тапкыр балачакта очрашты. Бальзамның исе әле дә танау төбендә. Чынлыкта, СССРда бу бальзамның чын культы булган, дияргә мөмкин.

"Йолдызчык" ярдәмендә салкын тиюдән, баш авыртудан, ангина, вирус авыруларыннан дәваландылар. Аны дезинфекция өчен кулландылар, сөялләрдән һәм хәтта күгәргән урыннарга да сөртеп шифасын таптылар.

Бальзамның тулы исеме - "Биек алтын йолдыз". Безгә товар узган гасырның 70нче елларында Вьетнамнан кайтарылган. Ул вакытта СССР социалистик идеологияле Вьетнам белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Мазьның феномены - аның бары тик табигый компонентлардан гына эшләнүендә. Анда майлар шулкадәр күп, һәркайсы билгеле бер чиргә ярдәм итә ала. Шуңа күрә аны теш авыртканда да, буыннар сызлаганда да кулланалар. Мазь составына эвкалипт майлары, бөтнек, канәфер, дарчин керә, ләкин бу әле барысы да түгел. Хәтта ярдәмче ингредиентлар да мөстәкыйль дарулар булырга мөмкин, ә атап әйткәндә: камфора, умарта балавызы, вазелин һәм ментол. Беренче чиратта, бөтен состав антисептик һәм җылыту сыйфатына ия.

Популярлыкка бальзамның бәясе дә йогынты ясады. Ул бик арзан тора иде, озак бетми һәм барлык авырулардан файдалы.

Шунысы игътибарга лаек, хәтта шулкадәр еллар узгач та, бальзамны әле һаман да Русия аптекаларында табарга була, һәм ул популярлык белән файдалануын дәвам итә.

Ә сез бу бальзамны кулланасызмы? Файдасы тияме?

Фото һәм мәгьлүмат https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-07/yoldyzchyk-balzamy-n-rs-d-n-yasala-nindi-chird-n-faydaly-2865757 алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев