Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск акробатлары бөтенроссия бәйгесендә дүртенче урын алды

Узган атнада Лениногорск аккробатлары Бөек Новгород шәһәрендә ярышларда булып кайттылар. Анда ике тапкыр Советлар Союзы Герое, очучы-космонавт Владислав Волков истәлегенә спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Россиянең 27 шәһәреннән килгән  145  спортчы аккробат арасында Лениногорск вәкилләре дә  бар иде:  якташларыбыз Татарстан данын якладылар.

Россиянең борынгы шәһәрләренең берсендә узган ярышлар, бу сезон  тәмамланып, киләсе ел программасын  сынап карау өчен бөтен Россия спортчыларына старт мәйданчыгы булды. Ярышларда команда зачетында һәм шәхси  күнегүләрдә медальләр уйнатылды.

- Спортчылар үзләре бу ярышларны "генераль прогон” дип атады, чөнки әлеге бәйгедәге чыгышлар нәтиҗәсе буенча иң көчле спортчылар ачыкланды, бөтенроссия һәм халыкара ярышларда алга таба чыгыш ясау өчен яшь категорияләре буенча җыелма командалар тупланды, - ди безнең аккробатларның тренеры Марина Мөхәммәтова. - Көндәшлеккә һәм иң яхшы нәтиҗәләр өчен көрәшкә бай булган дүрт көн катлаулы һәм җаваплы булды. Әмма кызлар җиңеп чыкты, нәтиҗәдә, безнең команда 4 нче урынны алды. Мондый дәрәҗәле ярышларда бу яхшы нәтиҗә,  тренерлар өчен дә, спортчылар өчен дә бу чын бүләк булды.

Татарстан командасы өчен бу ярышларда Лениногорскидагы 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче  Динара Низамиева, Элина Сәлахова, Амалия Низамовадан торган өч кешелек төркем  чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев