Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Чемпионаттан җиңү белән кайттылар

Лениногорскиның 1 нче спорт мәктәбе җиңел атлетлары яңа уку елын бик уңышлы башлап җибәрделәр. Алар узган атнада булган республика күләмендәге ярышлардан дәрәҗәле урыннар алып кайттылар.

 Яр Чаллы  шәһәрендә   узган атнада җиңел  атлетика буенча Татарстан республикасы Чемпионаты һәм  Беренчелеге булып  узды.   Лениногорск җиңел атлетларының  әлеге ярышларга үз-үзләренә  зур  ышаныч  һәм әзерлек белән килүләре  сизелеп торды.

Республика чемпионаты һәм Беренчелегендә  үсмерләр  2 километр  дистанциядәге  кросс узышларында  җитезлектә көч сынаштылар.

Кросс трассасы гади генә түгел, спортчылар дистанциянең һәр километрында дүрт күтәрелеш һәм текә төшү юлын узарга тиеш иделәр.

Әлеге  кросста ,2006 елда туган һәм аннан кечерәк  яшьтәге, республикасының төрле шәһәрләреннән һәм  районнарыннан килгән 40 тан артык катнашучы старт алды.  Финишка беренче булып килгән  якташыбыз Богдан Картежников,  үз тренерының гына түгел,  бөтен ярышның горурлыгы булды.  Тагын бер  Лениногорск  спортчысы - Дмитрий  Михайлов  дистанцияне бишенче булып төгәлләде.  Роберт  Хәлиуллин һәм Кирилл Ефременков  8-9 нчы урыннарда. Аларның тренерлары Людмила Куцевая.

2002-2003 елгы кызлар арасында  да җиңүче -Лениногорск  җиңел атлеты, яңа гына Казандагы  олимпия резервлары югары  мәктәбенең студентына әйләнгән  Валерия Плаксина.  Ул тренеры Марина Задорожная  кул астында  ярышларга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев