Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

“KATANA” ның көрәшчеләре республика турнирында җиңүче булды

Моннан берничә генә көн элек Кама Аланында дәрәҗәле бәйге булып узды. Киокусинкай көрәше буенча республика ачык турнирына Мәскәү, Самара, Киров, Ульяновск шәһәрләреннән, Удмурд республикасыннан карате көрәше осталары җыелды. Лениногорскиның “KATANA” көрәш клубы да бу ярышлардан читтә калмадылар.

Киокусинкай – каратэ көрәшенең үзенә бик җәлеп итүче төре. Лениногорск малайлары –кызлары, үсмерләре һәм өлкәнрәк яшьтәге кешеләре дә көрәш клубында җитди шөгыльләнәләр.  Үзләре өчен бу төр көрәшнең гади мавыгу гына түгеллеген төрле ярышларда әледән-әле исбатлап торалар. Республика ачык беренчелегендә дә, Россиянең төрле өлкәләреннән килгән көрәшчеләре белән тиңдәшсез  бәйгедә дә, күпчелек көндәшләрен җиңүгә ирештеләр.

Ачык турнирда “KATANA”көрәшчеләре Виктор Хрулев, Дмитрий Ильин, Иван Тышко, Михаил Сергеев һәм Ника Долголаптева  көрәш таблицасының иң югары сызыгына урнаштылар.

Ә Ислам Шәмәрданов, Сөмбел Аризматова һәм Александра Сергеева  көмеш медальгә ия булдылар. Әскәр Ризатдинов, Айназ Шакиров, Жорез Жамкочян призлы урыннарның өченчесен яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев