Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Куакбашта хоккей бәйрәме

Шушы көннәрдә Куакбаш мәктәбе хоккей мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм авыл яшьләренең җыелма командасы «Штурм» белән «Лениногорскнефть» идарәсенең җыелма «Алга» командалары очрашты. Март аеның гадәти булмаган салкыны хоккейчыларны да, боздагы тамашаны күзәтергә килгән җанатарларны да куркытмады. Уенның беренче мизгелләреннән үк Алмаз Әбүзәр улы Сабирҗанов җитәкчелегендәге «Штурм» командасы егетләре инициативаны үз кулларына...

Шушы көннәрдә Куакбаш мәктәбе хоккей мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм авыл яшьләренең җыелма командасы «Штурм» белән «Лениногорскнефть» идарәсенең җыелма «Алга» командалары очрашты.

Март аеның гадәти булмаган салкыны хоккейчыларны да, боздагы тамашаны күзәтергә килгән җанатарларны да куркытмады. Уенның беренче мизгелләреннән үк Алмаз Әбүзәр улы Сабирҗанов җитәкчелегендәге «Штурм» командасы егетләре инициативаны үз кулларына алдылар һәм көндәшләре капкасына беренче алканы озаттылар. Тәҗрибәле «Алга» командасы уенчылары да, исемнәрен аклап, алга чыктылар. Тик куакбашлыларның уенга мотивацияләре көчлерәк булды: өч алка аермасы белән, «Штурм» командасы егетләре көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. Җиңүчеләргә кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге хоккей бәйрәмен оештырган «Лениногорскнефть» идарәсенең начальник урынбасары Рәис Сәгит улы Галиуллинга, «Үзәк инженер-техник хезмәт күрсәтү» җитәкчесе Илдар Мәүлет улы Яфаровка, идарәнең профсоюз комитеты рәисе Миншакир Талип улы Нуриевка, 3 нче номерлы нефть һәм газ чыгару цехы начальнигы Илдар Әнвәр улы Габдрахмановка һәм аның ярдәмчесе Анатолий Александр улы Ждановка, ЦДНиГ-3нең яшьләр лидеры Ленар Нурислам улы Халимовка, матди ярдәм күрсәткән «Маркс» җәмгыяте директоры Ильяс Минәхтәм улы Ганиевка, Куакбаш авыл җирлеге башлыгы Минәхәт Миневәли улы Шәрәповка мәктәп коллективы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хоккей