Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск спортчысы Халыкара ярышларда өченче урын ала

Казахстанның Щучинск шәһәрендә ир-егетләр арасында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Дөнья кубогы этабы төгәлләнде.

 

Анда 15 илдән 40 спортчы катнашты. FIS Гран-при Дөнья кубогы җәйге уеннары – ул “А” категориясе ярышлары, анда планетаның иң көчле спортчылары катнаша. Шунысы мөһим: әлеге ярышларда Татарстан данын безнең спортчылар: 18 яшьлек Данил Садриев һәм 32 яшьлек Роман Трофимов яклады.

Спортчылар халыкара ярышларга ныклап әзерләнгәннәр. Нәтиҗәдә Лениногорск спортчысы Данил өченче урынны ала. К 90 трамплинында ул рекорд куя – 99,5 метрга сикерә.

Роман Трофимов –  әлеге ярышларда бишенче урында.
-    Әлеге турнир Дөнья кубогына тиңләштерелә, монда туплаган очколар дөнья кубогы зачетына барачак. Тиздән Пермь крае Чайковский шәһәрендә халыкара ярышлар булачак, егетләрнең икесе дә Россияне тәкъдим итәчәк, - ди “Олимпия резервы” спорт мәктәбе Андрей Федорук.

Данил Садриевның әлеге спорт өлкәсендә уңышлары байтак. Чаңгы спорты белән балалар бакчасыннан бирле шөгыльләнә. Тренеры – Николай Герасимов.

Роман Трофимов шулай ук “Олимпия резервы” спорт мәктәбен тәмамлаган. 20 елдан артык әлеге спорт төрендә. Мәскәүдә яши.
Спортчыларыбызга тагын да зур уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев