Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорск йөзүчесе республика ярышларында бронза алды

Үткән атнада Лениногорсиның “Юбилейный”бассейнында йөзү осталыгынына өйрәнүче үсмерләр бик җитди республика күләм ярышларда чыгыш ясадылар.

Башкалабыз Казанда узган көч сынашуларда республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан җыелган 600 дән дә артыграк спортчы катнашты.

Лениногорск спортчысы Роберт Хәсәнов 100 метр арага аркага ятып йөзү узышында бронза медаль алуга иреште, шунсын билгеләп үтәргә кирәк, бу бронза – мәгънәсе буенча башка бронзалардан үзгә, чөнки әлеге дистанциягә ярышларның өч лидеры бер –берсенә терәлеп диярлек финишка килеп җитте.  Алтын һәм көмеш медальләрне яулаган спортчыларга, якташыбыз нибары ярты секунд кына оттырды. Спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәү өчен,  аңа  нәкъ менә шушы ярты секунд җитешмичә калды, әмма спортчы үзе дә, аның тренерлары да, алдагы стартларга зур өмет баглыйлар.

Шушы ук дистанциядә һәм стильдә, 15-17 яшьлек үсмерләр арасында ярышкан Эльвира Хәсәнова бишенче урынга лаек булды.

Республика ярышларында катнашкан Лениногорскиның иң яшь йөзүчесе Роберт Шәмсуллин да, үз яшендәге йөзүчеләр арасында осталыгы белән аерылып торды, 200 метрлы дистанциядә ул үзенең элеккеге иң яхшы күрсәткечен тагын өч секундка яхшырта төште һәм шушының белән, үзенең алда торган ярышларда җиңүгә булган омтылышын куәтли төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев