Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида яшь чаңгычылар ярышты

Лениногорскиның И. Хәсәнов исемендәге спорткомплекс территориясендә яшь чаңгычылар спортның төрле төрләре буенча көч сынашты.

Спорт мәктәбе беренчелегенә үткәрелүче бу бәйге инде традицион төс алган, һәр елны үткәрелә торган ярышлар. Бу бәйгеләрдә спортчы балалар җәйге чорда үзләренең нинди нәтиҗәләргә ирешүләрен күрсәтәләр.

Спорт мәктәбе беренчелеге чаңгычыларның сезоннан тыш вакытта шөгыльләнә торган спорт төрләренең бөтенесен диярлек үз эченә алган иде. Бу юлы да яшь спортчылар басып торган җирдән 30 метр арага йөгерү, челнок йөгереше, озынлыкка сикерү, туп ыргыту, 60, 100, 350, 700, 800, 1000 метр араларга узышу һәм тагын берничә төр дисциплинада көч сынаштылар.

Көзге болытлы һава торышы балаларга яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә комачауламады.

Илья Муравцев, Динә Сәгъдиева, Кәрим Сәхапов, Аделина Вафина, Айдар Хәкимов, Кристина Муравцева, Антон Рыков һәм Солтан Дәүләтшина алтын медальләр яуладылар. 

Дамир Гайфетдинов, Анастасия Захарова, Салават Габидуллин, Камилла Щербакова, Серафим Зарубежнов,
Дарья Уланова, Андрей Архипов һәм Руслан Җәләлиев көмеш медальләргә ия булдылар.

Милана Әхмәтова, Әмир Зиатдинов, Богдан Умбиталиев, Тимур Фәсхетдинов, Аяз Вафин бронза медальләр бирелде.

Марина Сафина, өлкән тренер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев