Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскида унбер турдан торган унберенче шахмат турниры узды

Лениногорскиның шахмат тормышына үзеннән зур өлеш керткән шахмат остасы Владимир Кузьмич Николаевны шәһәребездә тирән хөрмәт белән искә алалар. Һәр елны аның истәлегенә турнир уза.

21 нче  ноябрьдә аның истәлегенә  янә турнир  узды. Бәйгедә катнашкан  иң яшь шахматчылардан алып – ветераннарга кадәр, җиңүгә  көчле омтылыш белән уйнадылар.

Уеннар Швейцария системасы буенча барды һәм аның  11 турында 43 шахматчы катнашты. Бәйгенең  һәрбер турында җиңү уенчыга 1 очко китерде.  Турнирда  11 мөмкинлектән  10,5 очко җыеп Матвей Николаев җиңде, 0,5 очконы аңа  бәйгедә икенче урынны алган Владимир Шуваткин белән бүлешергә туры килде. Өченче урынга Захар Плюта чыкты.

Турнирның төп җиңүчеләрен ачыклаудн тыш, үз төркемнәрендә җиңүчеләр дә билгеләнде. Егетләр арасында беренче урын Захар Плютада, икенче урында- Роман Соловьев, өченчедә-Артур Гәрәев.

Хатын-кызлар арасында Ксения Николаева иң яхшысы булды, көмеш медальне Маргарита Соловьева, бронзаны Алена Майорова яулады.

Ветераннар арасында Александр Трошихин һәм Николай Анисахаров аерылып тордылар.

Малайлар арасында- Ильяс Мингалиев, Әмир Алиев, Артем Брендюрев, кызлар арасында -Анастасия Мостаева, Варвара Фролова һәм Ләйсән Галимова иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев