Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскилылар "Яшел фитнес" проектына кушылды (фото)

Шушы көннәрдә лениногорскилылар да "Яшел фитнес" проектына кушылды, чара "Лениногорскнефть" идарәсенең спорткомплексы каршындагы мәйданчыкта үтте. Анда идарә ветераннары, шулай ук «УК «Татбурнефть», «Татбурнефть - ЛУТР» һәм "Татнефть" Компанияләр төркеме профсоюзына кергән - барлыгы 100 ветеран катнашты. Баштан талгын гына көйгә барысы бергә "җылынып "алды. Һәркемнең күңеленә якын шөгыль бар иде...

Шушы көннәрдә лениногорскилылар да "Яшел фитнес" проектына кушылды, чара "Лениногорскнефть" идарәсенең спорткомплексы каршындагы мәйданчыкта үтте.
Анда идарә ветераннары, шулай ук «УК «Татбурнефть», «Татбурнефть - ЛУТР» һәм "Татнефть" Компанияләр төркеме профсоюзына кергән - барлыгы 100 ветеран катнашты. Баштан талгын гына көйгә барысы бергә "җылынып "алды. Һәркемнең күңеленә якын шөгыль бар иде ул көнне: кемдер скандинавча йөреп карады, икенче берәүләр боулинг, өстәл теннисы, шахмат уйнады. Үзләрен викторинада сынадылар, кайнар чәй эчеп җылындылар. Хәзер безнең ветераннар яшьләрдән калышмый, актив тормыш рәвешен сайлый, ди идарәнең спорт буенча методисты Вадим Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев