Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның һәвәскәр теннисчылары ярышты

Лениногорскиның теннис сөючеләре үзләрен бәйгедә сынап карадылар. Шәһәребездә теннис турниры булып узды, ул Россия көненә багышлап оештырылган иде һәм ике атна буена дәвам итте.

Әлеге ярышларны оештыру инициативасы белән Лениногорск яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенә Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре Мидхәт Агадуллин мөрәҗәгать иткән  булган. Идарәдә аның  инициативасын бик теләп кабул иткәннәр. Шунсын әйтергә кирәк, бүгенге көндә яше сиксәннән өстә булуга карамастан, Мидхәт Агадуллин бу ярышларның баш судьясы да булды, уенның дөрес тәртиптә, кагыйдә буенча барышын  җитди күзәтеп торды.

Спортның әлеге төре белән шөгыльләнүче 25 һәвәскәр теннисчы,  шәһәрнең теннис –холында очрашты. Ике атна дәвамында барган бәйгенең җиңүчесе дип Григорий Дубровин табылды. Җиңүче үзе турнирда катнашучыларның  барсы да бер төрле дәрәҗәдә көчле уенчылар булуын, шуңа күрә бәйгенең бик мавыктыргыч булуын билгеләп үтте. Ярышларның финал уеннарында алар Алексей Фадеев белән очраштылар, ул бәйгенең көмеш призеры булды.

Оештыручылар мондый бәйгеләрне ешрак үткәрү турында  фикерләрен белдерделәр. Ә баш судья, бәйрәм уңаеннан, һәвәскәр теннисчыларга бию -матрос чечеткасы бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев