Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәшчеләре республика ярышларында булып кайтты

Шәһәребезнең 3 нче спорт мәктәбе грек-рим көрәшчеләре республикакүләм ярышларда көч сынашып кайттылар.

Бу ярышларда яулап алынган призлы урыннар аларга Идел буе федераль округы бәйгесендә катнашу мөмкинлеге бирде.
Грек-рим көрәше буенча Татарстан Беренчелеге Түбән Кама шәһәрендә узды. Анда республиканың барлык төбәкләренән җыелган 100дән дә артык көрәшче катнашты. Ярышларда  18 яшькә кадәр булган үсмерләр бил алышты.

Лениногорскиның яшь көрәш осталары бу бәйгедә дә үзләренең җитди әзерлекле булуларын исбатладылар. Аларның медальләр җыелмасы  ике: көмеш һәм бер бронза белән тулылана төште. Көмеш медальләрне Артём Дәүләтшин һәм Альберт Минһаҗев  яулап алды.

Тагын бер призлы урын һәм бронза медальгә Илназ Сәлахов лаек дип табылды. Лениногорск грек-рим көрәшчеләренең тагын икесе – Эмил Вәлиев һәм Динар Сафиуллин, 100 дән дә күбрәк көрәшче катнашкан бу дәрәҗәле ярышларның турнир таблицасында бишенче булдылар.

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев