Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның грек-рим көрәше көрәшчеләре Кубок һәм медаль иясе

Яр Чаллы шәһәрендә 2010-2011 елгы егетләр арасында Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган грек-рим көрәше буенча команда ярышлары узды.

Ярышта Татарстанның 7 шәһәре катнашты. Лениногорск шәһәренең 3 нче комплекслы спорт мәктәбе командасы уңышлы чыгыш ясады.

Иң элек, лениногорскилылар командасы 10:4 исәбе белән Түбән Кама шәһәре командасын, Яр Чаллы-2 командасын 12:2, Бөгелмә шәһәре командасын 9:5 исәбе белән җиңде.

Финал өлешендә Чаллы-1 шәһәре командасына 8:6 исәбе белән җиңелгәннән соң, икенче урынны яулап кубок, медаль, грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. 

Спортчылар Руслан Лущиков һәм Владимир Майоров җитәкчелегендә тәрбияләнә.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорскиның 3нче комплекслы мәктәпнең ВКонтакте челтәреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев