Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Лениногорскиның мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар ГТО тапшырды

Лениногорскиның 6 нчы урта мәктәпнең “Ручеек” лагерендә ял итүче балалар, мәктәп спартакиадасы кысаларында ГТО нормалары тапшырды.

Чараның төп максаты беркем өчен дә яңалык түгел, ул -сәламәтлекне ныгыту, сәламәт тормыш рәвеше пропагандасы, балаларны физик культурага һәм спортка җәлеп итү.

Лагерь тәрбияләнүчеләр, кулларны бөгү-турайту хәрәкәтләре, ике аяк белән бер урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне ятып күтәрү, челнок йөгереше, алга авышу, 30 метрга йөгерү дисциплиналары буенча сынаулар үттеләр.

 Судьялар балаларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләп һәм башкарылышның дөреслеген дә күзәтеп тордылар.  

Балаларның барсы да тестларда актив катнаштылар. Бирелгән сынауларны зур теләк белән башкару яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә дә мөмкинлек өстәми калмады.

Фото: Гүзәл Миргалиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО ГТО нормалары