Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
СПОРТ

Лениногорскиның шахмат мәктәбендә узган “Лениногорск язы” турнирында 80 уенчы катнашты

Лениногорскиның 2нче спорт мәктәбендә шахмат буенча “Лениногорск язы” турниры үтте.

Турнир спорт мәктәбенең беренче директоры Александр Васильевич Едутов истәлегенә багышланды.

Александр Едутовны бик яхшы, җентекле итеп аңлата торган тренер дип искә алалар. Дәресләрдә шахмат партияләрен генә түгел, ә тормышта кирәк булган мөһим киңәшләрен дә җиткергән, сугыштан соңгы авыр еллар турында да сөйләгән.

Быел ярышларның унөченчесе узды. Шахмат буенча көч сынашырга дип Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Казань, Октябрьский, Самара, Туймазы, Лениногорскидан – барлыгы 80 уенчы килде.

Акыл эшчәнлеге уены швейцар системасы буенча 9 турда үтте. Лениногорскилылар арасында иң яхшы күрсәткечләрне Захар Плюта, Владимир Шуваткин, Марат Гыйләҗев, Николай Мукаев, Наил Сафиюллин һәм  Артём Афанасьев күрсәтте.

 

фотолар: шахмат мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев