Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Шәһәр һәм район мәктәбе укучылары арасында бадминтон ярышлары узды (фотолар)

Көчне, тизлекне, осталыкны арттыра Шушы көннәрдә бадминтон үзәгендә шәһәр һәм район мәктәбе укучылары арасында бадминтон ярышлары үтте. Ул Татарстан нефтенең  - 75, Ромашкин нефть ятмалары ачылуның 70 еллыгына багышланды.  

Барлык шартлар бар. Соңгы елларда бездә спортның бадминтон төренең популярлашуы сизелә. Моңа аның ил һәм республика күләмендә үсеш алуы һәм район администрациясе, “Лениногорскнефть” идарәсе һәм хәйриячеләр тарафыннан ярдәм булу да тәэсир итә. Спортның әлеге төренең бездә үз  энтузиастлары да бар инде. Шуларның берсе – «Лениногорскнефть» идарәсе ветераны, Лениногорскида бадминтон федерациясе директоры  Олег Гараев. Үзе ул бадминтонга спортның башка төре белән шөгыльләнгәндә җәрәхәт алганнан соң килә, хәзер тормышын аңардан башка күз алдына да китерә  алмый.
- Лениногорскида бадминтон белән шөгыльләнү өчен шартлар бар. Мәктәпләрдә зур спорт  заллары, әзерлек узган физкультура укытучылары бар.  Шашин урамында урнашкан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең зур спорт залы район башлыгы карары буенча, бадминтонны үстерү үзәге булып тора. Яңа инвентарь сатып алынды, тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә шөгыльләнергә була, - ди Олег Рәсимович. - Район һәм шәһәрнең утызлап мәктәбе бадминтонны белем бирү процессына актив рәвештә кертеп җибәрде. Районда В. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе, Иске Куак һәм Тимәш мәктәбе база мәктәпләре булып тора. 


Алга, җиңүгә таба
Быел март аенда бадминтон буенча беренчелек ярышлары узган булган инде. Анда 25 мәктәптән 150ләп бала катнашкан. Хәйриячелек ярдәмен ул юлы да  «Лениногорскнефть» идарәсе күрсәткән. Ярышта катнашучыларны район башкарма комитет җитәкчесе  урынбасары Владимир Друк, бадминтон үсеше федерациясе директоры Олег Гәрәев,  «Лениногорскнефть» идарәсе вәкиле Вадим Кузнецов, тренер Максим Журавлев сәламләде, алар катнашучыларның саны арта баруын билгеләп үттеләр, уңышлар теләделәр. 
  Мәйданчыкта һәр катнашучы үзенең мөмкинлеген тулысы белән күрсәтергә тырышты. Ракетка ярдәмендә воланны көндәше тиз генә эләктерә алмаслык итеп ташларга кирәк, үз ягыңда аның җиргә төшмәвен кайгырту да уенда бик мөһим.  2нче мәктәп укучылары Эльвина һәм Алина Габделхаковалар аерылып торды. Алар мондый зур ярышта беренче тапкыр катнаша. 
-Без бадминтон уенын бик яратабыз. Уен вакытында күп хәрәкәтләнергә, воланны һәм көндәшеңне гел күздән ычкындырмаска кирәк, - ди алар. 
Аларның шөгыльләрен әниләре Ольга Александровна да бик ошата, балалар спорт белән шөгыльләнергә тиеш, дип саный.
Урмышлы мәктәбенең физкультура укытучысы Илфинә Абдуллина сүзләренә караганда, бадминтон авыл балалары арасында да популярлык казанып өлгергән. 
-Балалар күп вакытларын мәктәптә һәм компьютер артында үткәрә. Ә бадминтон уйнаганда барлык мускуллар да эшли. Ул сәламәтлекне ныгыта, көчне, тизлекне, түземлелек кебек сыйфатларны арттыра. Спортның әлеге төре белән шөгыльләнүчеләрнең җәрәхәт алу куркынычы юк диярлек, яшькә карамастан, һәркемгә шөгыльләнергә тәкъдим итәм, - ди ул.  
Бүләкләү вакыты аеруча күңелле иде, җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар, истәлек медальләре, призлар тапшырылды. Алар мәгариф идарәсе, «Лениногорскнефть» идарәсе һәм хәйриячеләр тарафыннан тәкъдим ителгән. 

Уен дүрт яшь категориясенә бүленеп алып барылды. Шәһәр һәм район мәктәпләреннән 230 кеше катнашты. Команда нәтиҗәләре буенча, беренче урында – 2нче мәктәп, икенчедә – Иске Куак мәктәбе, өченче урында – 10нчы мәктәп командасы. 

фото: Сергей Трусов, Айсылу Габбасова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев