Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Укучылар ГТО тапшыра

Быелның 1 сентябреннән "Хезмәт һәм оборонага әзер бул!" (ГТО) илкүләм физик культура - спорт комплексы гамәлгә керде, дөресрәге яңадан кайтарылды. Бу хактагы Указны Россия Президенты Владимир Путин март аенда имзалаган иде. ГТОның яңа нормативлары Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән безнең республикада да тәҗрибә рәвешендә гамәлгә керде. Комплекс берничә этапта тормышка...

Быелның 1 сентябреннән "Хезмәт һәм оборонага әзер бул!" (ГТО) илкүләм физик культура - спорт комплексы гамәлгә керде, дөресрәге яңадан кайтарылды.
Бу хактагы Указны Россия Президенты Владимир Путин март аенда имзалаган иде. ГТОның яңа нормативлары Россиянең 12 төбәгендә, шул исәптән безнең республикада да тәҗрибә рәвешендә гамәлгә керде. Комплекс берничә этапта тормышка ашырылачак. Беренче этапта, быел белем бирү учреждениесе укучыларының физик яктан әзерлек дәрәҗәсе тикшереләчәк. Икенче этапта - укучылар ГТО нормативларын тапшырачак. Ә өченчесендә, 6-70 яшьлек барлык россиялеләр өчен кертеләчәк.
Хәзерге вакытта ГТОны гамәлгә кертү уңаеннан, барлык район һәм шәһәр мәктәпләрендә тантаналы линейкалар уза. Мәсәлән, 11 нче гимназия укучылары җиңел атлетика буенча Дөнья чемпионатында көмеш һәм бронза медальләр иясе, Европа һәм Россия чемпионы Фирая Солтанова белән очрашты. Аның спорт өлкәсендә ясаган беренче адымнары, уңышлары, җиңү баскычына күтәрелү өчен бик нык эшләргә туры килгәнлеге турында сөйләвен укучылар зур кызыксыну белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларга да җавап алды. Аның белән аралашу күпләргә спорт белән даими шөгыльләнү өчен этәргеч булыр, мөгаен.
ГТО нормативлары үтәүнең нәрсә икәнен урта буын вәкилләре бик яхшы хәтерли. Беренче тапкыр комплекс буларак, ул 1931 елда кертелә, 1972 елда редакцияләнеп, 1993 елга кадәр гамәлдә була. СССР вакытында әлеге комплекс биш категориягә бүленеп, 10-60 яшьлекләргә кагылган. Хәзергесе унбер баскычтан гыйбарәт, 6-70 яшьлекләрне колачлый. Шуның алтысы урта, һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләрендә укучыларга кагыла.
Киләчәктә әлеге нормативларны үтәүчеләргә махсус билге бирү дә каралган. Элек алар көмеш һәм алтын булса, хәзергесе - бакыр, көмеш һәм алтын. ГТОны кертү карары проектында, халык спорт белән күпләп шөгыльләнсен өчен кызыксындыру чаралары да кертелер, дип планлаштырыла. Россия Мәгариф министры Дмитрий Ливанов ГТО комплексының нәтиҗәләре югары уку йортларына укырга кергәндә исәпкә алыначагын вәгъдә итә. Ләкин болар әлегә барысы да чишелеш таләп итүче, ачык калдырылган мәсьәләләр. Хәзерге буын яшьләр өчен яңалык булган ГТО комплексы укучыларның физкультура дәресенә булган сүлпәнлеген бетерергә булышыр, бәлки. Хәер, барысын да вакыт күрсәтер.
Сынау төрләре:
1. Каек (челночный) йөгерү 3х10м
2. 30,60,100 метрга йөгерү
3. 1; 1,5; 2; 3 чакрымга йөгерү
4. Урыннан һәм йөгереп килеп сикерү
5. Перекладинада тартылу, гер ыргыту, яткан
килеш кулларны бөгү һәм турайту, аркага яткан
килеш гәүдәне күтәрү
6. Идәннән яки эскәмиядән алга иелү
7. Спорт снарядын ераклыкка һәм билгеләнгән
урынга ыргыту
8. 8, 10, 15, 25, 50 метрга йөзү
9. 1, 2, 3, 5 чакрым ераклыкта чаңгыда йөгерү
10. Баскан һәм утырган килеш ату
11. Туристик поход.
Гүзәл МИРГАЛИМОВА, мәгариф идарәсе методисты:
- Минемчә, анда бала үти алмаслык нормативлар юк. Дөрес, 6-7 яшьлекләр өчен бер чакрымга йөгерү авырракка туры килер, авылларда бассейн булмау сәбәпле, йөзү нормативын тапшыру проблемасы килеп туарга мөмкин. Бу очракта аны башка төргә алыштыру мөмкинлеге бар. "Хезмәт һәм оборонага әзер бул!" дигән исеме үк тирән мәгънәгә ия. Беренчедән, ул укучыларга патриотик тәрбия бирү чарасы булып тора. Икенчедән, иң мөһиме: балаларны кече яшьтән үк физик яктан әзерлекле генә түгел, рухи ныклык, җаваплылык хисләре булдыруда ярдәм итәчәк. Спорт белән чыныгып үскән балалар киләчәктә сәламәт әти-әни булырлар, шуңа бәйле киләчәк буын да нык булыр.
Радик ЗЫЯТДИНОВ, Куакбаш мәктәбенең физкультура укытучысы:
- Авыл баласы өчен ГТО нормативларын үтәү проблемалырак булырга мөмкин. Мәсәлән, авыл мәктәпләрендә бассейн, махсус йөгерү юлы юк. Укучылар чирек ахырында болай да җиңел атлетика, гимнастика һәм башка төр буенча зачет тапшыра бит инде. Әле бит медицина тикшеренүе узу да кирәк булачак. Минем аңлавымча, нормативларны тапшырганда башка фән укытучыларыннан торган комиссия күзәтергә тиеш. Физкультура дәресе вакытында аларның үз дәресен уздырасы бар бит. Кыскасы, спорт һәм сәламәтлекне пропагандалауда бик уңышлы алым, киләчәктә алда телгә алынган проблемалар чишелешен табар, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО