Заман сулышы

Авыл ќыены тег белән яңалыклар

  • 23 гыйнвар 2013 - 11:30
    Сарабикколлылар сәгать телләрен дөресләде
    Авыллардагы исәп-хисап җыелышын, ягъни җыенны беренчеләрдән булып Сарабиккол башлады. Бирегә муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, төрле хезмәт вәкилләре килде. Сарабикколлылар эштә генә түгел, җыр-моңга да сәләтле булуларын күрсәтергә яраталар инде. Ник дигәндә, җыен "коры" гына башланмады, аны авыл артистлары чыгышы тулыландырды. Айгөл Хәкимова һәм Шамил абый Насыйбуллинның моңлы тавышын ишетү...
  • 16 октябрь 2012 - 10:25
    Борчылырлык мәсьәләләр шактый
    Көзен авылларда бакча эшләре тәмамлангач, традиция буенча, халыкны борчыган сорауларны җитәкчеләр, социаль өлкә хезмәткәрләре белән күзгә-күз очрашып, уртага салып хәл итү мөмкинлеге бирүче авыл җыеннары старт ала. Анда, гадәттә, башкарылган эшләргә йомгак ясала, авылның иң авырткан мәсьәләләре карала. Зур авыллар һәрвакыт диярлек игътибар үзәгендә, ә кечкенәләре һаман арткы планда кала...
  • 31 гыйнвар 2012 - 10:03
    Куакбаш «йолдызлары»
    Шөгер төбәгендә Куакбаш авылының саллы, мәртәбәле үз урыны бар. Мин белгәннән бирле әдәбиятле-мәдәниятле сала. Шушы якның җырчы сандугачы - Әгъләс Шәйхетдинов кына ни тора! Өстәвенә, үзенчәлекле, сәләтле каләм иясе дә ул Әгъләс абый. Әлмәттә гомер итүче Минзифа Хөснетдинова, Халидә Бегҗанова, Рәдиф Шәйхетдинов та - шигъри корабта мәңгелек сәфәрдә. Гыйнвар аенда...
  • 27 гыйнвар 2012 - 09:11
    Бергәләшеп эшләсәң генә
    Түбән Чыршылыда узган авыл җыенында олылар белән беррәттән берничә генә булса да яшь кешене күрү күңелдә җылылык уятты. Шәһәрдән төрле хезмәт вәкилләре, район башлыгы Рәгать Хөсәенов килгән иде. Беренче сүзне авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина алды. Докладында авыл җирлегенең социаль үсеше, хәл итәсе мәсьәләләрне, проблемаларны яктыртты. Түбән Чыршылы җирлегенә Югары...
Реклама