- Быел бәрәңге начар сакланачак, чөнки авырулары күп булды. Шуңа күрә җыеп алгач, берничә тапкыр араларга, чери башлаганнарын чүпләп алып ташларга, яхшы дигәннәрен бер-ике тапкыр җилләтергә кирәк булачак.
Күп кешеләрнең бакчасында булдым, башлыча, өч төрле авыру киң таралганын күрдем. Фитофтороз белән авырганнары да бар, кара тимгел авыруы (макроспариоз) да очрады,...