Заман сулышы

Работа тег белән яңалыклар

  • 15 август 2013 - 11:45
    Лениногорскида 369 кеше эшсез яши
    Шәһәребезнең Мәшгульлек үзәге белгечләре хәбәр иткәнчә, бүген эшсезлек буенча шәһәр һәм районда 369 кеше исәптә тора. Белгечләр 350 вакансия тәкъдим итә. Алар арасында табиб һәм шәфкать туташлары, автобус йөртүчеләр, бораулаучы, ветеринар һәм терлекче, аш пешерүчеләр һәм тракторчылар, шулай ук электромонтер кебек эшче һөнәрләр бар.
    391
    0
    0
  • 11 апрель 2013 - 10:39
    Эшкә чакыралар
    Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенә эшкә 35 яшькәчә ир-егетләр кирәк, дип хәбәр иттеләр эчке эшләр бүлегеннән. Армиядә хезмәт иткән, сәламәтлеге буенча эчке эшләр бүлегендә эшләргә яраклы булуы мөһим. Югары юридик, техник (ЮХИДИга) яисә педагогик (балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәгә) белем булуы кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 2-71-93
    471
    0
    0
Реклама