Роскомнадзор Россиядә 14 мартта төн уртасында Инстаграмга керүне чикли
Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) 14 март көнне 0.00 сәгатьтә РФ территориясендә Instagram социаль челтәреннән файдалануга чикләү кертү процедурасын төгәлли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствога сылтама белән хәбәр итә.