Заман сулышы

Самолет тег белән яңалыклар

  • 3 апрель 2016 - 11:08
    Зәйдә ашлама сибүче самолет төшкән
    АН-2 җиңел моторлы самолетын пилот Зәй районының Аксар авылы янында утыртырга мәҗбүр булган. Чаллы-Зәй юлы янында булган хәл турында бер кеше хәбәр иткән. Ачыкланганча, авыл хуҗалыгы самолеты җиргә ашлама сибү белән мәшгуль булган. Пилот зыян күрмәгән. Чыганак:http://intertat.ru/
    459
    0
    0
  • 7 декабрь 2015 - 08:19
    Самолет бортында бала үлгән
    Махачкаладан Мәскәүгә очучы самолет бортында 12 яшьлек малайның гомере өзелгән. Малайның әти-әнисе белән клиникага тикшеренү үтәргә барышы булган, дип яза Lifenews. Ул каты авырудан интеккән, диелә. Самолетта очканда бала әтисенең алдында йокыга китә. Самолет инде төшеп утыргач, әтисе улын уята башлый һәм шул вакытта улының исән булмавын аңлап ала. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51781-samolet-bortyinda-bala-%D2%AFlg%D3%99n.html
    865
    0
    0
  • 13 ноябрь 2015 - 05:38
    Тикшерүчеләр Airbus A321 самолетында бомба булган дип фаразлый
    Airbus A321 россия самолетының һәлакәткә очрау сәбәбен тикшерүчеләр лайнерда таймерлы бомба булуын ачыклаган. Әлегә моны раслаучы дәлилләр юк икән әле, дип хәбәр иткән Fox News телеканалы. Башка чыганаклар буенча, шартлаткыч җайланма ягулык системасы янәшәсенә куелган булган, дип фаразлый. Әлеге һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау белән халыкара тикшерү төркеме шөгыльләнә. Аларның берсе "кара...
    648
    0
    0
  • 8 ноябрь 2015 - 17:37
    Мисырлылар самолетта бомба шартлаган дигән фикердә
    Мисыр белгечләре А321 самолеты бортында бомба шартлаган дигән версиягә таяна. Ләкин алар моның ихтималлыгын 100 процент ышаныч белән әйтми. Моңа кадәр катастрофаны тикшерү буенча махсус комиссия җитәкчесе Айман-әл-Мөкәддим белгечләрнең төгәл сәбәпләрне ачыкламаганлыгын белдергән иде. - "Кара тартма"лардагы тавышны анализлау авиаһәлакәт сәбәбенең бомба булуын раслый. Без исә 90 процентка моның шулай...
    727
    0
    0
  • 5 ноябрь 2015 - 06:45
    Өченче самолет һәлакәткә очраган. Кырымда!
    Кырымда шәхси самолет һәлакәткә очраган. Исән калучылар юк, диелә. Соңгы мәгълүматлар буенча 4 кеше үлгән. Cessna шәхси самолет һәлакәткә очраган. 18:10 сәгатьләрдә МЧСка һәлакәт турында хәбәр керә. Якынча мәгълүматлар буенча анда пилот, берничә пассажир булган. Алар саны хәзер ачыклана. Самолетта Никон атакайның булуы мәгълүм. Исән калучылар юк. Хәзер тикшерү эшләре...
    753
    0
    0
  • 24 август 2015 - 06:47
    Татарстанда самолет юл һәлакәтенә очраган
    Як-40 пассажир самолеты М-7 трассасында һәлакәткә очраган. Әлеге хәл Алабуга районының Морты борылышында була. Як-40 самолетын "Бегишево" аэропортыннан Лаеш районына тактырып алып барган вакытта, торбасы өзелеп, самолет идарәне югалта һәм юл кырыена китә. Зыян күрүчеләр теркәлмәгән. http://intertat.ru/
    975
    0
    0
Реклама