Заман сулышы

Самоубийство тег белән яңалыклар

  • 20 ноябрь 2015 - 11:14
    Бер кыз үз-үзенә кул салган
    29 яшьлек кыз бер егет белән тора була. Әле балалары булмый. Алар арасында ызгыш-талаш булгач, егет чыгып китә. Өйгә кире кайткач, кызның ванна бүлмәсендә асылынып үлгәнен күрә. Бу хәл Түбән Кама шәһәрендә була. Тикшерү эшләре бара. Суд һәм медицина тикшерүе нинди нәтиҗә чыгарыр, кызның алкоголь эчемлек куллану-кулланмавы ачыклана.
    760
    0
    0
  • 26 октябрь 2015 - 10:46
    Лениногорскилыларга ни булган: яшәргә теләмиләр
    Соңгы арада гына үз-үзенә кул салган өч очрак билгеле булды. Үткән атнада Гагарин урамында яшәүче бер ир асылынып үлгән. Ял көнендә үтеп баручылар түбән күллектә батарга җыенган бер хатын-кызны коткаралар. Якшәмбе көнне төн уртасында "Ашыгыч ярдәм" не күп итеп дару төймәләре йоткан хатын-кыз янына чакырталар. Табиблар коткарып кала үзен.
    473
    0
    0
  • 12 февраль 2015 - 05:50
    Хатынын җирләгән, үзенә кул салган
    Түбән Кама районының бер авылында ике бала атасы былтыр көз хатынын җирләгән булган. Анысы җиденче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп үлгән. Шушы хәлдән соң гаилә башлыгы эчә башлаган, хатыны каберенә еш бара торган булган. Көннәрдән беркөнне ул «Мин сиңа барам. Балалар, гафу итегез!» дигән записка калдырып, йорт верандасында асылынган. http://www.almet-rt.ru/
    949
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2015 - 06:44
    25 яшьлек ике бала анасы асылынган
    25 яшьлек ана үзенең 3 һәм 5 яшьлек балаларын калдырып бауга менгән. Бу хәл Түбән Камада була. 3 яшьлек улы мультфильмнар карап утырган. 25 яшьлек кызның үз әнисе килгәч, кызының бауда икәнлеген күреп ала. Мордар китү турында бу хатын-кыз элек тә уйлаган. Үзенең кан тамырларын да кисеп карый ул. Әлегә...
    564
    0
    0
Реклама