Заман сулышы

Сугышлы тег белән яңалыклар

  • 12 ноябрь 2016 - 14:36
    Сугышлы мәктәбенә ТНВ каналы килгән (фотолар)
    Районыбызның Сугышлы мәктәбендә авылдашлары Җәүдәт Дәрзаманның иҗат мирасын яктырту буенча "Сугышлым - яшьлек җырым" дигән әдәби-музыкаль кичә узган. Бу кичә-бәйрәм ТНВ каналының "Әдәби хәзинә" тапшыруы белән берлектә узган. Тапшыру ноябрь ахырында күрсәтеләчәк, вакыты җиткәндә тагын хәбәр итәрбез. Сайтыбызны карап, укып барыгыз. Фотолар мәктәп сайтыннан
    553
    0
    0
  • 5 сентябрь 2013 - 09:56
    Сугышлы укытучысы Мактау грамотасы белән бүләкләнгән
    Сугышлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Әскәр кызы ТӘХАВОВА республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, күпьеллык намуслы хезмәте өчен, дип язылган анда. Сиринә Әскәровнаның укучылары район һәм республика олимпиадаларында, конкурсларда призлы урын алып килә. Киләчәктә уңышлар телибез аңа.
    521
    0
    0
Реклама