Түбән кан басымы югарысына караганда күпкә куркынычракмы?
Баш әйләнә, күңел болгана, аяклар тотмаска әйләнә… Түбән кан басымыннан интеккән һәркемгә таныш халәт бу. Аны дару һәм каһвә ярдәмендә җиңәргә өйрәнгән без. Белгечләр исә түбән кан басымына бармак аша гына карауның аянычлы нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында кисәтә. Ул нәрсәсе белән куркыныч? Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов түбән кан басымына бәйле сорауларга җавап бирде.