Мәшгульлек үзәгендә эшсезләр өчен ярминкә оештырылды.
Эш эзләүчеләргә шәһәребезнең ундүртләп оешма-предприятиесе 128 вакансия тәкъдим итте. Бүгенге көндә предприятиеләр пешерүче, токарь, слесарь, автобус йөртүче, электр белән эретеп ябыштыручыларга кытлык кичерә икән. Ярминкәдә хатын-кызларга юрист-консультант, офис-менеджер, медицина хезмәткәре, котельный операторы булып урнашу мөмкинлеге тудырылган иде.