Заман сулышы

Авыл эшмәкәре

Республикада инде берничә ел дәвамында кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә төрле программалар кысаларында финанс ярдәме күрсәтелә. Акча чыннан да бирелә. Әмма ул кемгә эләгә һәм аннан ничек файдалану юлларын табалар? Монысы да зур мәсьәлә. Грант отыйм дисәң... Быелгы программаларга үзгәрешләр кертелгән. Төп үзгәрешләрнең берсе - "Лизинг-грант" программасына кагыла, ягъни...

Республикада инде берничә ел дәвамында кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә төрле программалар кысаларында финанс ярдәме күрсәтелә. Акча чыннан да бирелә. Әмма ул кемгә эләгә һәм аннан ничек файдалану юлларын табалар? Монысы да зур мәсьәлә.


Грант отыйм дисәң...
Быелгы программаларга үзгәрешләр кертелгән. Төп үзгәрешләрнең берсе - "Лизинг-грант" программасына кагыла, ягъни җиһазларны килешү буенча лизингка (финанс арендасы) алган финанс чыгымнарның бер өлешен каплау, кече һәм урта эшмәкәрлеккә субсидия бирү каралган. Дәүләт ярдәме ике юнәлеш буенча күрсәтелә: беренчесе - авыл хуҗалыгы бизнесы, икенче юнәлеш - производство бизнесы. Беренчесендә авыл хуҗалыгы буенча, икенчесендә нефть химиясе, химия промышленносте, машина төзелеше, агач эшкәртү, азык промышленносте, төзү материаллары производствосы, җиңел промышленность кебек икътисадның өстенлекле тармакларында продукция җитештерү буенча бизнес-проект төзелеп, шул тормышка ашырылырга тиеш.
Быел лизинг компанияләре саны да арткан, эшмәкәрләргә бирелергә тиешле субсидияләр суммасы да үскән. Мәсәлән, яңа гына эш башлаган эшмәкәр лизинг программасы буенча трактор алды, ди. Килешүдә каралган сумманың 40 процентын кайтарырга мөмкиннәр, әмма бу акча 1 миллион сумнан арта алмый. Ә инде үз эшен күрсәтергә өлгергән, ягъни ышанычны аклаган эшмәкәрләр лизинг чыгымнарының 30 процентын каплый ала. Әгәр, әйтик, хезмәткәрләр саны 50 кешедән кимрәк булса, эш бирүче 3 миллионга өметләнә ала. Хезмәткәрләр саны 50 кешедән артып китсә, эшмәкәр 10 миллион сумнан артык ярдәм алырга мөмкин. Җиһаз гына дигәч, чикләп карарга кирәкми. Монда трактор, авыл хуҗалыгы техникасы, сөт эшкәртү буенча булган җиһазлар, теплицага кадәр алып була, ди белгечләр.
Әлеге акчаларны алыр өчен тиешле шартларны гына үтәргә кирәк:
- салым түләү буенча бурыч булмавы мөһим;
- биреләчәк акчаны ничек тоту хакында бизнес-план булырга тиеш.
Эшмәкәрләрнең документларын карауга 30 көн вакыт бирелә. Тиешле таләпләргә туры килсә, уңай хәл ителә, юк икән, соңрак чиратка басу мөмкинлеге бар. Документларны кабул итү 2 июльдән башланды һәм ул 2 августта төгәлләнәчәк. Шунлыктан бөтен игътибарны туплап, җентекләп өйрәнеп, тизрәк биреп өлгерү ягын карарга. Бу хакта тулырак белергә теләсәгез www.tida.tatarstan.ru сайтына кереп (русча хәрефләр белән тида татарстан дип язсагыз да була), сул як баганада "Лизинг-грант - 2012" дигән бүлекчәдән укый аласыз. Шунда барысы да төгәл итеп язылган.
Әлегә "Лизинг-грант" программасыннан, ни кызганыч, Лениногорск районында 5 кеше генә файдаланган, чагыштыру өчен: терәлеп торган күрше район - Бөгелмәдә андыйлар 22әү, Әлмәт, Баулыда - 13, Ютазыда -23. Нишләп әле безнең район гына артта булырга тиеш? Исемлекне арттырасы иде. Дөрес, документ, белешмәләр җыю кешене бераз куркыта, ләкин бернәрсәгә дә җиңел генә ирешеп булмый, авырлыклар аша яулаган җиңү генә нәтиҗәсен бирергә мөмкин.
Менә шушы "Лизинг-грант" программасыннан файдаланып, ярдәмне үз эшендә бик теләп кулланучы кешеләрнең берсе - фермер Фәрит Нәбиуллин.
Ике тау арасында атлар йөри утлап...
Каран авылы артында түбәсе офыкка тигән биек таулар бар. Шушы таулар арасында атлар үлән ашап йөри. Соңгы арада сыер-сарыкка гына күз ияләшкәнгәме, атларның утлап йөрүен күргәч, күңелне башка төрле хисләр биләп алды. Биредә 97 баш аты булган Фәрит Нәбиуллинның фермерлык хуҗалыгы урнашкан. Элек бу җирләр "Лениногорский" совхозы карамагында була, ул таркалгач, "Дизель" җәмгыятенә күчә, аңардан соң да кирәкмәскә әйләнә. Менә шушы ташландык, иске, ватык фермалары булган җиргә узган ел, фермер килеп, эшчәнлеген башлап җибәрә, ә атларын 2010 елда ук алган була. Хәзерге вакытта биналарны ремонтлау, реконструкцияләү тулы куәтенә бара. Монда түбә алыштыру да, штукатурлау эшләре дә керә. Территория бик зур, атлар рәхәтләнеп йөри. Әлеге хайваннарга мәхәббәт, кызыксыну Фәрит абыйга яшьтән үк килә. "Бабай атлар тота иде. Үземнең дә кызыксынуым көчле булды. Татар атсыз - канатсыз бит ул. Элек-электән үк күчмә халык булып яшәгәндә ат иң җайлы транспорт чарасын үтәгән", дип тарихка кагылып алды. Дөрес, кызыксыну бернәрсә, ләкин көн итәр өчен аның файда, табыш китерүе дә мөһим бит. Фермер фикеренчә, атлар 300 баштан да ким булмаска тиеш, югыйсә файдасын күрмисең дә һәм сизелми дә. Фәрит Мәсәбиховичның куйган тырышлыгы, түккән көче - үз кесәсеннән. Әле ул "Гаилә фермасы" программасына документларын әзерләп биргән генә. Аннан ярдәм булачагына өметләнә. Дөрес, фермерның әлеге хуҗалыгы белән беррәттән алып барыла торган эше дә бар. Шунсыз булмый да, әле ул барысының да кулыннан килми.
28 бияне савып, сөтен читкә сөт эшкәртүче комбинатка илтеп, аннан бирегә кымыз ясап кайтаралар. Һәм әлеге эчемлекне кибетләргә сатуга куя. Ярты литрын 50 сум белән кайтарсалар, сәүдә рәтләрендә 60 сумга алырга була. Бер бия көненә 3 литрга кадәр сөт бирергә мөмкин. Әле шулар янында 28 колын да йөри. Аларга да тукланырга әни сөте кирәк. Бүген фермер хуҗалыгында 3 кеше эшли, әлегә барысына да өлгерәләр, ди.
Язмам башындагы "Лизинг-грант" программасы буенча фермер быел февраль аенда йөк төяү-бушату җайланмасы булган МТЗ тракторы алган. Ул берничә функцияне башкара, аңа пресс-җыйгыч тагып та, шулай ук төргәкләүдә кулланыла торган җайланма да урнаштырып була икән. 400 гектар җирне эшкәртәсе бар бит әле. "Азык сатып алганым юк", ди. Печән, солы, арпа, бодай - барысы да үз биләмәсендә үстерелә. " Техника яки җайланма белән "Татнефть"тә нык ярдәм итә", ди фермер.
Яңадан атларга әйләнеп кайтсак, аларның төрле токымлысы бар. Иң мөһиме - табигать шартларына, ерак юлларга чыдам һәм түземлеләр. Ат ите холестеринсыз, файдалы һәм җиңел эшкәртелә. Гомумән, ат - иң акыллы, иң түзем хайваннарның берседер. "Аларны бер сыйпап алсаң да рухи яктан көч аласың", ди Фәрит абый.
Фәрит Нәбиуллинның тырышлыгына, чын мәгънәсендә, сокланып кайттым. Әле ул ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, киләчәктә кымыз, ат итен эшкәртү буенча комбинат төзү нияте белән йөри. Ишетеп һәм күреп белгән казылыкларны үзебездә ашыйсылар алда икән әле.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: Авыл
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: