Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск мәчетендә укытучыларны хөрмәтләделәр (фотолар)

Шәһәр һәм райондагы мәгариф ветераннарын, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәчеткә чакырып хөрмәтләделәр. "Ихлас" мәчетенә ул көнне иллеләп укытучы килгән иде. Арада күп еллар мәгариф идарәсе начальнигы булып эшләгән Рафик Хәмидуллин, озак еллар шул өлкәдә хезмәт куйган Шат Сираев, әле хәзер дә балаларга әдәп-әхлак дәресләре укытучы Галия апа Рәхимова, Рәисә апа...

Шәһәр һәм райондагы мәгариф ветераннарын, укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан мәчеткә чакырып хөрмәтләделәр.

"Ихлас" мәчетенә ул көнне иллеләп укытучы килгән иде. Арада күп еллар мәгариф идарәсе начальнигы булып эшләгән Рафик Хәмидуллин, озак еллар шул өлкәдә хезмәт куйган Шат Сираев, әле хәзер дә балаларга әдәп-әхлак дәресләре укытучы Галия апа Рәхимова, Рәисә апа Фәтхуллина, Сания Морадымова, Таһир Шәмсуаров, Фәнзия Әбүләизова һәм башка хөрмәт казанган укытучылар бар иде. Кунакларны мәчет белән таныштырдылар, укыту бүлмәләрен күрсәттеләр. Мәчетнең музее бар икән, анда бик кызыксынып карап йөрделәр. Артык зур булмаган бер бүлмә ул үзе, борынгы китаплар, хаҗ сәфәреннән алып кайткан экспонатлар куелган.

Кунакларны котлап, Рәхмәт хатлары тапшырдылар, балаларны тәрбияләү-укыту буенча алып барган нәтиҗәле эшчәнлегегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез, дигән сүзләр язылган.шулай ук истәлек бүләкләре тапшырдылар, чәй табынына чакырып, Корбан ашыннан авыз иттерделәр.

-Сезгә ныклы сәламәтлек, хәзерге вакытта эшләүчеләргә һөнәри уңышлар телим, - диде Булат хәзрәт Раупов.

Әле болай иркенләп ял иткәнебез юк иде, чын бәйрәм оештырганнар, дип таралышты кунаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев