Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск мәктәпләрендә шимбә көнне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтә

Шушы көннәрдә шәһәр һәм райондагы 406 унберенче сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр чылтырый. Шуннан соң күпме генә теләсәң дә, парта артына утырып дәрес тыңлау, классташларың белән һәркөнне күрешү булмаячак. Алда - зур, әле күпләр өчен серле яңа тормыш көтә. Чыгарылышлардан -шәһәр һәм район мәктәпләренең IX сыйныфын тәмамлаучы 820...

Шушы көннәрдә шәһәр һәм райондагы 406 унберенче сыйныф укучысы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр чылтырый.
Шуннан соң күпме генә теләсәң дә, парта артына утырып дәрес тыңлау, классташларың белән һәркөнне күрешү булмаячак. Алда - зур, әле күпләр өчен серле яңа тормыш көтә. Чыгарылышлардан -шәһәр һәм район мәктәпләренең IX сыйныфын тәмамлаучы 820 укучының әле сайлау мөмкинлеге бар. Теләгән очракта аларга унынчы сыйныфка да барырга мөмкин булачак. Әнә Сарабиккол мәктәбенең тугызынчы сыйныфын быел биш укучы тәмамлый икән. Директор Сәлимә Гатина әйтүенчә, ике укучы Иске Куак мәктәбенә унынчы сыйныфка барырга ниятләп тора, өчесе, чыгарылыш имтиханын ничек бирүенә карап, кая бару мәсьәләсен соңрак хәл итәчәк икән.
Хәзер райондагы унберь-еллык мәктәпләрне санарга бер кул бармагы да җитә: Тимәш, Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбе, Зеленая Роща, Иске Куак мәктәпләре, киләсе елга Түбән Чыршылы мәктәбендә дә 11 нче сыйныфта укучы була икән. Тимәш мәктәбе директоры Хәлил Шәрипов әйтеп үткәнчә, аларның мәктәбендә 11 нче сыйныфны быел 14 укучы тәмамлый. Тугызынчы сыйныфлар - 35әү.
- "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бездә бик кызык үтә иде. Быел да бию-җыр, сүзләр,чәчәкләр, котлаулар, кунаклар булачак, - ди.
Әлеге бәйрәм һәркемнең күңелендә гомерлеккә саклана торгандыр. Түбән Чыршылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Ганиева менә нәрсә ди:
- Мәктәпне 1987 елда тәмамладым. Түбән Чыршылы мәктәбендә ул елны 35 чыгарылыш укучысы иде. "А" һәм "Б" сыйныфларына бүленеп укыдык. Бездән соң бүленеш булмады инде. Әлбәттә, бәйрәмгә чәчәкләр тотып килдек. Аны җыярга дип, алдагы көнне бергәләп урманга бардык. Күрәмсең, ул елны салкынрак булгандыр, ландыш чәчәк атмаган иде әле. Шәмәхә төстәге күкебаш чәчәген җыеп, букет ясадык. Кайберәүләр сирень букеты, тюльпан алып килүчеләр дә бар иде. Мин беренче укытучым Мөслимә апа Әхмәдиевага бүләк тапшырдым. Еладык, әлбәттә. Мәктәбемнән, классташларымнан аерылам дип, күз яшьләрен сөрттек. Балачагым белән хушлашам, дип тә уйлаганбыздыр инде.
Шуннан соң 27 ел вакыт үтеп киткән. Классташларыбыз белән һәр биш ел саен җыелышып-күрешеп торабыз.
Әлеге моңсу бәйрәм белән бәйле икенче төрлерәк вакыйганы да сөйләгәннәре бар. 1981 елгы чыгарылыш була ул. Башкалар, күз яшьләрен сөртә-сөртә, "соңгы кыңгырау" бәйрәменнән өенә кайтып барганда, Илсур исемле егет "Ура, котылдым" дип, дәфтәр-китаплары салган портфелен авыл уртасыннан агучы елгага агызып җибәрә. Авылда бу хәлне хәзер дә мәзәк итеп сөйлиләр, ди. Менә шулай, берәүгә - шатлык, икенче берәүгә моңсулык бирә бу бәйрәм. Ә чыгарылыш сыйныф укучыларының әле сыналасылары алда: аларны дәүләт имтиханнары көтә. Аны уңышлы биреп, нинди һөнәр алсалар да - яхшы кешеләр булсыннар иде.
Венера СӘМИГУЛЛИНА, 11 нче гимназиянең XI сыйныфы җитәкчесе:
- Бүген укучыларым: "Сез бездән соң класс алачаксызмы?" диләр. Юк, дигәч, дәррәү "Ура" кычкырдылар.
Бишенче сыйныфтан алып, без гел бергә булдык. Шәһәрдә үткән төрле чараларга йөрдек, ата-аналар белән һәрвакыт бергә эшләдек. Миңа бик яхшы, тәрбияле әти-әниләр туры килде, балаларны бергәләп тәрбияләдек.
Сыйныфта - 19 укучы: 6 малай һәм 13 кыз. Бу - чын татар сыйныфы, бик тәртипле, тырыш укучылар булып истә калыр.
Арада география, биология, татар һәм рус теле, әдәбияты, тарих буенча муниципаль олимпиада призерлары бар. Сигез укучы гимназиядәге фәнни оешмага йөрде. Биш укучы фәнни эш әзерләп, шуны яклап чыкты, республикакүләм олимпиада да призлы урын алучылар бар. Кыскасы, төрле яклап килгән класс иде бу. Киләчәктә укучыла-рымның һәрберсенә уңышлар телим.
Эльвира ФӘСХЕТДИНОВА, Тимәш мәктәбенең XI сыйныф укучысы:
- Мәктәп белән аерылышырга бик авыр. Ул - безнең икенче өебез, көн дә сыйныфташларыбыз белән күрешә идек, бик яхшы укытучылардан белем алдык.
Хәзерге вакытта "соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнә-без. Өскә мәктәп формасы, ак алъяпкыч киячәк-без. Әлбәттә инде, һәр укытучыга чәчәк бүләк итәбез.
Аннан безнең консультацияләр башлана. 29 майда рус теленнән беренче сынау булачак. Мәҗбүри каралган, рус теле һәм математика фәненнән тыш, мин физика һәм җәмгыять белемен сайладым. Исәбем: Казанның архитектура-төзелеш университетына укырга керү.
Безне укыткан барлык укытучыларга рәхмәтемне белдерәм, сыйныфташларыма уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: последний звонок